Туган як

Картлар көне белән!

Эш дигәндә һәрчак чәчрәп торган иргә әллә нәрсә булды, пенсиягә чыгуга Әбдерәшит, буш вакытын кая куярга белмичә, тик ятудан интегә башлады.

Бакчада казынырга яратмады, телевизордагы төрле сериалларны җене сөймәде. Ишегалдында башка ирләр белән сыра йотып, тамак чылатып, домино, кәрт сугарга өйрәнеп киткәндә, аны бу начар гадәтеннән: «Ичмасам балыкка йөрсәң, бәлкем бераз файдаң тияр иде», – дип, хәләл җефете Филисә йолкып кала алды. Ире хәләле белән ризалашып, икенче көнне үк дөнья акчалар түгеп, кибеттән балыкчы кирәк-яраклары алып кайтты. Сатучы тәҗрибәсез кешегә җыен юкбар тоттыруын яхшы белгән хатын, моңа күз йомды, берни дәшмәде. Әбдерәшит: «Тотабыз аны, нишләп тотмаска», – дигән булып, атна буе елга буена йөреп карады, балык эләкмәде. Буш кайтуын ул: «Анда яр буенда җыен малай-шалай гына утыра, балыкның иң шәбе, иң зурысы – елга уртасында, аны тотар өчен көймә кирәк», – дип акланды. Резина көймәнең күпме торганын ишеткәч, Филисә өнсез калды, әмма саранланып тормыйча: «Ярар, диванда аунаганчы, ичмасам елга уртасында саф һава сулап утырыр», – дип, ире сораганны алып бирде. Әбдерәшит елга буенда тагын берничә көнен уздырды, балык чиртмәде. Бу хәлне ул: «Елга уртасына тикле ишкәк болгап кергәнче рәтем бетә, кармак салырга хәлем калмый», – дип аңлатты. Хәләл җефете ирен кызганып: «Дөрестән дә егәре җитмидер, ябык бит ул», – дип, аның көймәсенә мотор алмыйча булдыра алмады. Әмма аңа карап кына балык ирнең кармагына эләгергә ашыкмады, фатир эчендә кызган майлы таба исе чыкмады. Тора-бара бичара балыкчы: «Ул моторлы көймәне күтәреп йөрергә яшь кеше түгел, көчәнә торгач, билем кузгалды», – дигән сәбәп белән машина сорады. Алай гынамы, ул машинаны һәм көймәне куярга гараж да кирәк булды. Боларның барысын алырга Филисәнең соңгы запаслары бетте, тик Әбдерәшит елга буеннан буш кайтуын дәвам итте.
Бервакыт тотылган акчасын чутлагач, аның хәләл җефете: «Сиңа эләгәсе балык үзен тотарга күпме акча киткәнен белеп алуга, оятыннан уйлап та тормыйча, кармагыңа килеп кабачак», – дип әйтми түзә алмады. Күптән түгел Филисә тәрәзә аша күрше подъезда яшәүче берәүнең җилкәсенә ике көпшәле мылтык асып, бозау хәтле эт ияртеп ауга чыгып киткәнен күреп калды: «Абау, әгәр аның ире моны белеп алса, эшләр харап, көт тә тор, балык эләкми, шуның урынына ауга йөрермен», – дип, аптырата башлаячак. Яшерен-батырын түгел, гаиләдә ир белән хатын арасында төрле чаклар була, стенада ике көпшәле мылтык эленеп торуы кирәкме, җитмәсә ауга баргач: «Бер җәнлек тә очрамый», – дип, ау эте асрый башласа, башкаеңны кая куярсың? Ике бүлмәле фатирда аның этенә каян килеп урын булсын ди, аңа нәрсә ашатырга да белмәссең?!
Икенче көнне иртән Филисә фатирына зур булмаган пыяла аквариум алып кайтып утыртты. Аңа су салып, берничә матур балык җибәрүгә, ирнең чырае шундук үзгәрде. «Тәрәзәгә карама, анда бер кызык әйбер дә күрсәтмиләр. Балык тотам дип хыялландың, эләкмәде. Әнә, алдыңда җаның ниндиен тели, барысы да бар, рәхәтләнеп кара», – дип, ул аны фатирдан бөтенләй чыкмаслык итеп куйды. Әбдерәшит хәзер көннәр буе аквариумдагы балыкларны күзәтеп утыра, карап аргач, кроссворд чишә башлый.
Өлкәннәр көне уңаеннан кичә аны элек эшләгән җиренә чакырдылар. Анда: «Сез хәзер пенсиядә, буш вакытыгызны ничек уздырасыз?» – дип сорагач: «Сез нәрсә, телевизор карарлык та ара калмый, тирләп-янып бакчада эшлим, елгадан бер-ике кыздырырлык булса да балык тотарга тырышам», – дип җавап бирде. Таралышыр алдыннан: «Иң тынгысыз пенсионерга бүләк», – дип, Әбдерәшиткә скандинавча йөрү таяклары тоттырдылар.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: