Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Карлар ява сафлыкка төреп

Карлар ява

Карлар ява... Көзге кичне

Аклык, сафлыкка төреп.

Күңелләрнең аклыкларга

Сусавын аңлап, күреп.

 

Ява карлар... Көзге кичне

Матурлап... Сафландырып...

Сагыштан китек күңелне

Дәвалап, шатландырып.

 

Кичке карлар!.. Ап-ак карлар!

Өзелеп көткән карлар!

Җитәкләшеп үтә яннан

Шат елмаешкан парлар.

 

Аклык сәләтле күпләрне

Би-и-ик бәхетле итәргә!

Караңгылыктан мөмкин ул

Өркү, шүрләү көтәргә.

 

Аклыклардан һичкем туймас,

Сафлыкларны күпсенмәс.

Иңгәндә күктән көпшәк кар

Җан бокмас, көрсенмәс!

 

Аклык тантана җиһанда

Көзем кышларга тоташ.

Йөрәк әйтә: "Әкрен генә

Көз ае белән хушлаш!"..

 

Юк,хушлашмыйм мәңгелеккә

Хуш диям, вакытлыча

...Көзләргә гашыйк җанымны

Ак карлар килеп коча...

Ак карлар килеп коча...

Илзирә Вәлиуллина

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X