Туган як

Фәрхетдин маҗаралары

Юмореска

Инсаф Кашапов
Фәрхетдин күзләрен тоткалап та, угалап та карады. Әмма аны чолгап алган тирә-як – караңгылык иде. Тукта әле, кайда соң ул? Яткан җиреннән торып басты да, сукырларча капшана башлады. Сулда, уңда, алда, артта, аста – балчык. Өстә нәрсәдер?.. Сикергәләп тә карады, буе җитмәде. Аның йөрәген курку басты. Тез буыннары хәлсезләнеп йомшарудан, чүгәләп утырырга мәҗбүр булды.
Кайда соң ул?! Куркыныч уйдан баш миләре кызыша башлады. Ниндидер тирән, караңгы чокырда ул. Әстәгъфируллаһ! Әллә каберме соң бу?! Әйе, кабер бу, кабер! Ул теге дөньядан бу дөньяга – ахирәткә күчкән ләбаса! Фәрхетдин үз-үзен тоткалап карады. Тәне тере кешенеке кебек, сизә, үлгәч тә шулайдыр инде ул! Өстендә кәчтүм-чалбары, аяк киемнәре дә бар. Аларның авылында моңарчы тәмәке тарткан, аракы эчкән кешеләрне дә мөселманча җирлиләр иде, аңа гына чират җиткәч, ник аны соңгы юлга урысча озатканнар? Урысча дисәң – табуты юк!? Хатыны догалар укып озаткандыр инде, кабере иркен, анысы, нуры гына юк.
Шулай уйлана торгач, ул үзенчә бер ачыш ясады: «кара әле, үлгәннәр дә тере кеше кебек уйлый, хәрәкәтләнә ала икән!» Әле, күптән түгел генә, җен кебек сау-сәламәт иде ул. Кайчан, ничек үлде икән? Мөгаен, яңа гынадыр, чөнки аның янына сорау алучы фәрештәләр килеп, үз эшләрен башламады бит әле. Эчкән вакытны кемнәргәдер начар сүз әйтеп, кыерсыткан вакытлары да булгалагандыр инде?.. Хатынына, балаларына да җикергәләгәндер, башка гөнаһлары да булгандыр?.. Менә шундый караңгы уйларга чумып утырганда, кинәт кенә өстән кабергә якты нур бөркелде. Сорау алучы (фәрештәдер инде), хатыны Зәлия тавышы белән:
– Хи-и, хайван! Нишләп монда качып ятасың?
– Юк, юк! Мин качмадым. Мин монда үз теләгем белән килмәдем! – дип, җавап бирде Фәрхетдин.
Фәрештә тагы да усалрак әче тавыш белән:
– Күрсәтермен әле мин сиңа, үз теләгеңне! – дип, акырды да, аска баскыч төшерде: – Чык өскә, адәм тәганәсе! Алкаш!
Дөньяда да, ахирәттә дә үзенә тынгылык булмавы турында уйланып, башын аска игән Фәрхетдин баскычтан өскә үрмәләде. Өске каттагы яктылыктан йомылган, куркудан сыерныкы кебек зурайган күзләрен ачып җибәргәч, каршында хатыны Зәлия кыяфәтенә кергән фәрештәне күреп, «Әй-яй-яй, охшаса да, охшар икән!» – дип, аның күзләренә текәлде дә, хушы китеп, җиргә егылды.
Бар эшен ташлап, инде ике атна, бер туктамый аракы эчкән Фәрхетдин, хушына килгәч, әлбәттә, кичә ничек бәрәңге базына егылып төшкәнен исенә төшерә алмады. Инде караңгы төшкәч, яңгыр чылатмасын өчен, баз авызын Зәлия үзе каплаган иде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: