Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Дустың кем икәнен беләсеңме?

«Юлга чыксаң, дустың үзеңнән яхшырак булсын» дигәнне ишеткәнегез бармы?

Моңа өстәп, юлга чыкканда гына түгел, һәрвакыт дип тә өстәп куйыйм әле. Чөнки дөньяда төрле хәлләр була. Җырдагыча, дус та сатарга мөмкин. Кайвакыт шаярып кына бер-береңне «чеметкәләп» алуның зыяны юктыр ул. «Якын дус» төшенчәсе бит ул авыр вакытларда таянырдай, ярдәм сорардай кешең булуда. Уйлап карагыз әле: дусларыгыз хакында «минем якын дустым бар, мин аңа ышанам» дип әйтә аласызмы? 
Мин язачак бу очракны укыганнан соң, уйлагыз. Сезне дә шулай ярык тагарак янына утыртып калдырмасыннар.
Кыскасы, эш болай була. Шактый еллар дус саналган ике ир заты, хәзер оныттым инде, нәрсәнедер бәйрәм итәргә җыеналар. Хатын-кыз гына бит ул, җай чыккан саен, матур күлмәкләрен киеп, бизәнеп-ясанып кафеларга барып, үзен күрсәтергә ярата. Ә ир-атлар бер ай алдан әзерләнеп, тырнак ясатып, керфек ялгатып, яңа күлмәк алып кафега барырга әзерләнми. Көндәлек киемен кия дә, башлап җибәрер өчен кесәсенә бер шешәне (үзегез беләсез нәрсә икәнен), ипиен-кыярын кыстырып, иң яраткан урыны – гаражга юл тота. Гараж – күп кенә ирләрнең ярат-кан ял итү урыны. Бу – аның зонасы. Монда хатынга, балаларга рөхсәтсез кереп йөрү тыелган.
Бу юлы да шулай була. Ике дус, Галимҗан белән Илдус дигән булыйк әле, нәрсәнедер билгеләп үтәргә җыеналар. Утыра торгач, шактый кызалар болар. Ну, кызган егетләрне күргәнегез бар инде, алар – бөркетләр кебек батырлар (ә чынында, калай әтәчләр), утка-суга керергә әзерләр. Диңгез – тубыктан.
Сөйләшер сүзләр, алып килгән кабымлыклар беткәч, кайсының теленнән чыккандыр, ике дус соңгы бер стакан «шайтан суы»н кем тизрәк эчеп бетерә дип бәхәсләшәләр. Җиңүчегә кубок та, мактау кәгазе дә юк. Ә менә җиңелгәне гараж түбәсенә менеп, 15 минут я әтәч, я кәҗә, я каз булып кыланып, дустының күңелен күрергә тиеш.
Ярар, Илдус җиңелә, Галимҗан җиңә. Әйткән сүз –аткан ук, килешенгәнчә, Илдус менеп баса гараж түбәсенә. Бар талантын, осталыгын эшкә җигеп, дустына һөнәрләрен күрсәтергә керешә. Ә астагы «дус» бу вакыт эчендә, «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратып, гараж түбәсендә ниндидер бер «ычкынган, белая горячкалы» кешенең әтәч булып кычкырып йөрүен җиткерә. Әле видеога төшереп торырга да онытмый. «Ашыгыч ярдәм» егетләре булдыра! Тиз арада килеп тә җитәләр. Чыннан да, түбәдә берәү канатларын кага-кага әтәч булып кычкыра, песи булып та мияулый, эт булып өрә. Озак уйлап тормыйлар, теге бичараны түбәдән тартып та төшерәләр, психо-неврологик диспансерга алып та китәләр. Ә анда инде шактый салмыш кешенең аклануын тыңлап мәшәкатьләнмиләр. Бәйләп салып, дәваларга керешәләр. Ярар, бәхетенә, Илдусның өйдә кадере зур була. Хуҗа кешенең озак кайтмавына ут йотып, өйдәгеләр Галимҗаннан аның кайдалыгын белешәләр.  
Бәхетенә, «дәвалау» нибары 15 көнгә генә сузыла. Хатыны, балалары аның «ычкынганына» ышанмасалар да, кырын караучылар табылмый калмый.
Айнып чыккан Илдус та вакланып тормый, дуслык хакына Галимҗанны да «ял итәргә» озата. Дөрес, монысының ялы озаккарак сузыла. Сынган кабырга һәм яңак сөяге 15 көннән озаграк төзәлә икән.
Менә хәзер, дусларыгызны барлап карагыз әле, араларында шулай шаяртырга яратучылар була күрмәсен. 
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев