Туган як

Ач шигърият серләреңне

Көзге уйлар Урманның тар сукмаклары Киңәеп киткән көзен.

Шәһәр шау-шуыннан качып
Шунда йөрдем бер үзем.
Көз дә коры килде быел,
Яумады көткән яңгыр.
Табигәтьнең үз кануны,
Аңлавы безгә авыр.
Аяк астым чуар келәм,
Калынлыгы тубыктан.
Күккә ашкан карт юкәләр
Яңгыр көтә болыттан.
Көзге яңгыр булмаса да
Урманнар түзәр, чыдар.
Җир коры кар саек булса
Уҗым ничек кыш чыгар?
Шыштыр-шыштыр
атлап барам
Коп-коры аяк асты.
Борчылмый яши алмыйдыр
Бездәй авыл баласы.
Никифор Тукмачев


Сөям
туган телемне
Туган телем миңа бирдең
Тел ачкычын, гыйлемне,
Син өйрәттең хөр яшәргә,
Һәм сөяргә илемне.
Синнән башка анам теле
Һич күзләмим үземне,
Туган телдә шигъри юлга,
Тезеп салам сүземне.
Анам сөте белән иңгән
Сөям туган телемне,
Син булмасаң мин дә булмам
Югалтырмын үземне.
Мирзанур Шәймурзин


Бүленмибез!
Татар, мишәр – аерылмый,
Бүленми дә белегез.
Бер канатыбыз тел булса,
Икенчесе – динебез!
Мишәр – ул урман кешесе,
Тирән тамыр өзелмәс.
Мишәрнең каны да куе,
Маңкорт булып эремәс.
Нинди замана килсә дә,
Калебе нык, бирелмәс.
Мишәр, татар – бер үк халык,
Иманлылар – бөгелмәс.
Татар сөт аша таралган,
Куерган сөт түгелмәс.
Мишәр – татарның каймагы,
Алар һич тә бүленмәс!
Рәфыйк Әхмәдиев


Яшим дисәң...
Яшим, дисәң, һәрчак көрәш,
Булдыралган чаклы карыш.
Тормыш дигәннәре шулдыр –
Өмет өзми алга барыш.
Без дигәнчә генә бармый
Бу тормышның сүтелеше.
Алда нидер булыр төсле,
Өметләнеп яши кеше.
Күп вакытта без сөйгәннәр
Сөйми безне без сөйгәнчә.
Ничек кенә теләсәк тә,
Бармый тормыш без дигәнчә.
Оҗмах дигәне – ул хыял,
Тормыш дигәннәре кырыс.
Көтеп ятсак, китермәсләр,
Яшим, дисәң, көн-төн тырыш.
Рифкать Имаев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: