Туган як

Штраф түләмәсәң, чит илгә чыкмыйсың

Административ хокук бозулар өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгәндә закон бозучыны күңелсезлекләр көтә.

Административ штраф карары законлы көченә кергәч, 60 көннән соңга калмыйча түләнергә тиеш. Түләмәгән очракта, карар суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафларны мәҗбүри түләтүнең берничә ысулы бар. Бурычлы кешенең исәп-хисап счетындагы акчаларга, аның кеременә арест салу. Яки транспорт чарасы белән идарә итү хокукын чикләү. Россия чикләреннән чыгармау.

2021 елда 10 мең сумнан артык бурычы булган кешеләргә карата транспорт чаралары белән идарә итү хокукын чикләү турында 67 суд карары кабул ителгән. Әгәр кеше бу законга буйсынмаса, аны илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә яки бер елга кадәр хокуктан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә тәкъдим итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: