Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Сезне изге Ураза бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!

Һәр мөселманга үзенең күңелен пакьләү, шәфкатьлелек һәм гаделлек, түземлелек һәм җаваплылык, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек әхлакый сыйфатларны тормышка ашырырга насыйп иткән Рамазан ае тәмам.

Мәчетләребездә яңгыраган азан тавышлары, тәравих намазлары вакытында ил-көнгә иминлек, яшь буынга бәхетле киләчәк теләп укылган изге догалар җаннарыбызга көч-куәт өстәде, рухи тормышыбызны баетты.

Рамазан ае – гыйбадәт ае, әмма изге эшләрне, гыйбадәтләрне бу ай беткәннән соң да калдырмаска кирәк. Халкыбыз бәйрәменең күркәм традицияләре киләчәктә дә тынычлыкны, дуслыкны һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итәр, дип ышанам.

Бу якты бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, шатлык, үзара аңлашу, муллык, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен. Ураза гаетенең күркәм традицияләре уртак йортыбыз Түбән Камада милләтара һәм динара татулыкның тагын да ныгуына китерсен.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бар изге эшләрдә уңышлар телим.

 Айдар Метшин,

Түбән Кама  муниципаль  районы башлыгы, шәһәр мэры.  

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X