Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Каршы юлга чыгу – фаҗигагә китерә

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне каршыга хәрәкәт итү полосасына чыгу белән бәйле куркыныч очраклар хакында кисәтү максатыннан чара үткәрделәр.

Һәр шоферга яшь инспекторлар хат-мөрәҗәгатьләр тапшырдылар, тизлек режимын сакларга, уйланылмаган маневрлар ясамаска, тиешсез урыннарда узып китмәскә, шулай ук машина йөртү стажына һәм машина йөртү тәҗрибәсенә өметләнмәскә киңәш иттеләр. Чарада шәһәребезнең студентлары да актив катнашты.

Юлның каршы як хәрәкәт полосасына чыгу иң киң таралган һәм шул ук вакытта иң куркыныч очракларның берсе. Мәсәлән, 2021 елда Түбән Кама районы юлларында каршы як полосага чыгу белән бәйле 12 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 24 е җитди җәрәхәтләр алган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы полосага чыккан өчен штраф күләме дә шактый саллы: 5 мең сум күләмендә административ штраф, яки 4-6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Административ хокук бозу очрагы кабатланса, машина йөртүчене бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев