Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кадерле түбәнкамалылар!

Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

Сезне иң яраткан милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм! Заманалар һәм буыннар алмашына, тормыш шартлары һәм дөньяга карашлар үзгәрә, әмма халкыбызда җиргә, хезмәткә һәм үзебезнең тарихка хөрмәт мәңгелек булып кала. Сабантуй нәкъ менә шушы традицияләрне гәүдәләндерүгә – игелек, үзара аңлашу, ихласлык, күңел ачу һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Уникаль милли гореф-гадәтләребезне саклап һәм берләштереп, «Сабан бәйрәме» хезмәт сөючәнлек, күршелеклелек һәм кунакчыллык, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәтне үз эченә ала. Бу бәйрәм көнендә язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарган, киләчәк уңышның нигезен салган, туган Түбән Камабыз иминлеге өчен намус белән хезмәт итүче, тормышыбызның барлык өлкәләрен – икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә үзләренең белемнәрен һәм көчләрен кертүче авыл хезмәтчәннәренә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Кадерле дуслар! 2021 елның Сабантуе якты хис-кичерешләр белән истә калсын, күп кенә уңай хисләр бүләк итсен, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен һәм яңа күләмле проектларны тормышка ашыруга рухландырсын! Барлык түбәнкамалыларга чын күңелдән бәйрәм кәефе, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев