Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Файдалы хезмәттәшлек юлында

Түбән Камага эш сәфәре белән Төркия Республикасының Мармарис шәһәре вәкилләре килде.

Очрашуның тантаналы өлешендә ике тугандаш шәһәрнең җитәкчеләре – Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Мармарис мэры Мәхмәт Октай 2022 елга шәһәрләр арасында икътисад, мәдәният, мәгариф, туризм, спорт өлкәләрендә дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән килешү имзаланды.

 «Түбән Камада 50 дән артык милләт вәкиле яши. Барлык шул халыкларның гореф-гадәтләрен саклау безнең өчен бик мөһим. Әлеге очрашу уртак хезмәттәшлек юлында тагын бер адым булыр дип ышанам. Без хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятлибез һәм алга таба мөнәсәбәтләребез яхшы булыр дип өметләнәм», – диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.

Түбән Кама белән Мармарис кардәшлеге турында килешүгә 2018 елда кул куелган иде. Кызганыч, соңгы елларда коронавирус таралу сәбәпле, ике арада нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барылмады.

«Минем өчен – Түбән Кама үзгә урын, чөнки бу вазыйфага керешкәннән соң, рәсми сәфәр белән килгән беренче шәһәрем. Сезнең шәһәр нефть химиясе сәнәгате үзәге булып тора, ә Мармарис – туризм үзәге. Бу юнәлешләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек булдырачагыбызга ышанам», – диде Мәхмәт Октай.

Чарада Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да бар иде.

«Безнең республикаларны төрле өлкәләрдә күптәнге хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Муниципальләр арасындагы хезмәттәшлек аеруча әһәмиятле. Түбән Кама – бу эштә иң актив шәһәрләрнең берсе. Сезнең моңа кадәр булган хезмәттәшлек тагын да артыр», – диде ул.

Шәһәребездә һәм районыбызда Төркия кунаклары өчен бик бай программа әзерләнгән иде. Алар сәнәгать комплексы предприятиеләрендә, мәдәни, спорт һәм мәгариф учреждениеләрендә, авыл җирлекләрендә булдылар.

«Безгә халыкара компанияләр һәм бөтен тышкы дөнья белән тыгыз хезмәттәшлек итү бик мөһим. Без үзебезнең проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачакбыз һәм, үз чиратыбызда, Төркия ягы тәҗрибәсен өйрәнәчәкбез», – диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Очрашу ахырында катнашучылар истәлеккә бүләкләр һәм милли тәм-томнар алмаштылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев