Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Җиңү көне – НТР белән бергә!

9 майда түбәндәге тапшыруларны карагыз: 10:00 – Җиңү парадыннан туры трансляция; 15:00 – «Үлемсез полк» туры трансляция; 19:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә – Җиңү көненә багышланган махсус тапшыру.

 

Тапшырулар НТР сайтында, шулай ук, «ВКонтакте»дагы НТР төркемендә дә алып барылачак.

Җиңү көненә НТР архивларын ача!

Кадерле дуслар! Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан – НТР сезгә үз архивларыннан төрле елларда Түбән Каманың Бөек Ватан сугышы ветераннары
белән төшерелгән тапшыруларын күрсәтәчәк. Ул ветераннарның күбесе, кызганычка каршы, инде исән булмаса да, алар турында хәтер якыннары күңелендә генә түгел, ә НТР телевизион архивларында да саклана. Сезнең игътибарга Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Солдат хыялы» телевизион чыгарылыш проектын (2010 елда төшерелгән) һәм «Сугыш геройлары» программалары циклын тәкъдим итәбез. Сез Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңү тарихын ветераннарның үзләреннән ишетәчәксез!

«Сугыш геройлары» программалары циклы:

9 май: 00:00, 06:00, 07:00, 11:30, 14:30, 18:00, 19:30, 23:00 сәгатьләрдә;

«Солдат хыялы» программалары циклы:

10 май: 00:00, 06:00, 07:00, 11:30, 14:30, 18.00, 19.00, 22:00, 23:00 сәгатьләрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев