Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Без - үзебез тарих!

Татарстан тарихы, татарлар язмышы, бигрәк тә читтә яшәүче татарлар турында күп сөйлибез, язабыз. Киләчәк буынга халкыбызның үткәне хакында җиткерергә тырышабыз.

Мин дә бүген үземнең чордашларым, безнең буын вәкилләре турында язып үтим әле. Безнең буын үзе аяклы тарих бит. Чордашларыма заманның иң авыр чаклары туры килде дисәм дә, ялгыш булмас. Без бит сугышка кадәрге авр елларны, Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, аннан сугыштан соңгы еллар авырлыкларын үз җилкәбездә татыган буын. Без – кемнәндер ишеткәнне түгел, үз башыбыздан кичкәннәрне сөйлибез. Арттырып та, киметеп тә түгел, ничек булды, шулай. Ә ул еллар михнәтләрен искә төшерүгә – күзгә яшь тула. Хәзерге буынга черек бәрәңге ашаганны, әле анысы да җитмәгәнне ничек җиткерергә, аңлатырга?!. Бакча-басуларда көздән чүпләнми, туфрак астында калган (бигрәк тә колхоз басуында) бәрәңгеләрне яз көне чүпләргә чыга идек. Әйе, ул инде кышкы салкыннарда калып өшегән, мәлҗерәгән була. Шул бәрәңгене юып, кабыгыннан аралап киптереп, төясең, илисең дә,  бер дигән он була. Аннан пешергән коймак тәме әле бүген дә тамак төбендә. Тәмле дисәң дә, хәзер өшегән бәрәңге кәлҗемәсен ашарга теләк белдерүче булырмы икән, ай-һай...

Сугыш еллары михнәтен сөйләр  өчен, бик күп  төрле дәлил китереп була: кузгалагы, кычытканны, юасы дисеңме? Шулар саклады күпләрне ач үлемнән. Бүгенге буын вәкилләре мәктәпне тәмамлагач та физик эш эшләмәгәндә, тугыз-ун яшьлек балаларның иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә йөрүләрен аңлармы икән?

Ул дәхшәтле сугыш елларын искә алганда халыклар дуслыгы хакында да язып китим әле. Авылдашлар тату, бердәм булды, авырлыкны бергә күтәрде. Гаделлек һәм намуслылык хөкем сөрде ул чорда.

Язучыларның сугыш чорын тасвирлаган әсәрләре бик күп. “Намус”, “Без 41нче ел балалары, “Госпитальдә” – барысын да искә алу мөмкин түгел. Ә мәктәп программасына кертелдеме икән ул  әхлак тәрбиясе бирүче әсәрләр...

Яшь буынның рухи зәгыйфьлеге күңелне әрнетә.  Кешелеклелек сыйфатлары һәрчак алгы планда булсын, бар нәрсә дә акчага корылмасын иде.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев