Туган як

Бабаем – Ватаныбызның батыры

Бөек Ватан сугышы... Күпме курку, сагыш, кайгы бу сүзләрдә! Бөек Ватан сугышы һәр кешенең тормышында диярлек үз эзен калдырган – йортлар җимерелгән, туганнар, дуслар бер-берсен югалткан, гаиләләр корылган.

Безнең гаиләне дә бу сугыш читләтеп узмады. Шәех Шәрип улы Шәйморзин – минем карт бабаем (бабамның әтисе) 1909 елның 12 февралендә Башкортстанда, крестьян гаиләсендә туа. Зур гаиләдә тугыз бала – биш малай һәм дүрт кыз үсә. 1941 елның июнь аенда сугыш башлана, июль аенда карт бабам фронтка китеп бара.

Кешеләрне хәрби комиссариатка җыйганнар. Алар Ак елганың пристаненә кадәр җәяү барганнар. Аннан пароход белән җыю пунктына кадәр барып җиткәннәр. Анда солдатларны корал белән сугышырга өйрәткәннәр. Һәм шул ук елның октябрь аенда фронтка җибәргәннәр.

Бабам Сталинград һәм Украинадагы сугышларда катнаша, шунда аның кулы яралана. Госпитальдә өч ай дәвалангач, сугышка башка алмыйлар һәм хәрби комиссариатта эшләргә калдыралар. Туган ягына ул бары тик 1948 елда әйләнеп кайта.

Сугышта катнашкан өчен Шәех бабам ике Дан орденына лаек булган.

Сугыш тәмамланганнан соң ул балаларына: «Башка сугыш булмаячак! Без фашистларны җиңдек! Сезнең өчен, киләчәк буын өчен бар нәрсәне эшләдек!» – дип сөйли торган була.

Кызганычка, миңа карт бабамны күрү насыйп булмады. Ул 1992 елда бакыйлыкка күчкән.

Сугыш күптән тәмамланды. Ләкин без аның турында истә тотарга тиеш. Шул куркыныч вакытны күргән кешеләрне онытмау – безнең бурычыбыз. Бу тыныч тормышның кадерен белик, чөнки нәкъ менә аның өчен бабаларыбыз гомерләрен аямаганнар. Боларны онытсак, тарих безне кичермәячәк.

Җәмилә Гайнетдинова, 13 нче гимназия-интернатының 6 нчы сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: