Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Такси да чакыра алмыйбыз

Халык зары

Вокзал урамындагы 28 нче йорт ишегалды шәһәрнең иң начар урамнарының берседер, мөгаен. Йортыбызга хәтта такси да килүдән баш тарта, юллар начар булганга, чакырулар кабул итмиләр.

Зур чокырлар аркасында ике машина кара-каршы очрашса, үтеп китә алмый. Кайчагында яхшы хәлдәге ишегаллары төзекләндерү программасына керүен укып, шаккатам. Безнең ишегалдына да игътибар итсәләр иде.

Әле дә ясамадылар

Февраль аенда эшчеләр Бызов урамындагы 30 нчы йорт түбәсен кар һәм боз сөңгеләреннән чистарттылар. Тик эш барышында 28 һәм 30 йортларны яктыртып торган бердәнбер фонарьны ватканнар.

Безнең ишегалды бик караңгы. Фонарьны төзәтүне сорап йортлар идарәсенә мөрәҗәгать иткән идек, әле хәзер дә шул бердәнбер фонарьне төзәтүче юк.

Ремонт кайчан булыр?

Вахитов урамындагы 15 нче йорт подъездында ремонт кайчан ясарлар икән? Лифтларда сасы искә түзәрлек түгел, почта тартмалары коточкыч хәлдә, стеналардан буяулар коела, баскыч мәйданчыклары яктыртылмый, идәннәрне соңгы мәртәбә кайчан юганнарын да хәтерләмим. Ә “квартплата”ны вакытында түлибез, һәм аз түгел. Нигә безнең кешеләр кебек яшәү хокукыбыз юк...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев