Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Кунакка йөрешү – күркәм гадәт

Керәшен халкында туганнар бер-берсенә кунак булып йөрешү вакытын бик дөрес сайлаганнар. Ул көзге эшләр тәмамлангач, ә язга хәзерлек әле башланмаган чорда – октябрь, ноябрь, декабрь айларында була.

Элек-электән 14 октябрьдә Олы Покрауда инде кунак чакырулар башланып, кунак чакырылган йортта булган һәр кеше, чиратлашып, өйдән-өйгә ашка йөри торган булган. Шул рәвешле, авылда йөрешүче берничә төркем барлыкка килә. Туганлык җепләре буенча, бер төркемдәге гаилә икенче төркемгә бик чыкмаска тырышкан булса да – сирәк күренеш һәм авыл халкы арасында ул «сүз йөртү»гә китергән.
Покраудан соң, 21 ноябрьдә Олы фәрештә Михаил көне була, аны бездә Микайлу көне дип йөртәләр. Бу бәйрәм шушы кунакка йөрешүләр эченә кереп, 27 ноябрьдә алты атналык ураза башланганчы дәвам итәргә мөмкин. Ураза узгач, яңа ел башлана дигән сүз.
Керәшеннәр гел эшләмичә, алты атна буена кунактан-кунакка гына йөргәннәр, дип нәтиҗә ясау дөрес булмас. Аларның, ел фасылына карап, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган төрле бәйрәмнәре бар. Бәйрәмнәр керәшен халкында җырсыз үтми, бигрәк тә йола җырлары, такмаклар өстенлек ала. Кызганычка, борынгы гореф-гадәтләр һәм җырулар соңгы вакытта онытыла башлаган иде. Хәзер халыкның милли аңы уянып килә, диясем килә, чөнки борынгы йолаларны саклап калып, халыкка җиткерү теләге көчәйгәннән-көчәя бара. Шул максат белән керәшен фольклор ансамбльләре оештырылып, асыл йолалар күрсәтелә башлады да инде.
Микайлу бәйрәме дә, башка дини бәйрәмнәр кебек үк, чиркәүгә келәүгә барып, аннары туган-тумачалар белән кунакка йөрешеп үткәрелә. Бу бәйрәмдә туйлар үткәрү дә гадәти күренеш була. «Шул көнне корылган гаилә таркалмый» дигән юрама да бар. Шушы көнне туган ир балаларга Михаил дип исем куялар һәм бу йола бәйрәмен зурлап үткәргәч, ит ашауны туктатып, «коры ашау»га, ягъни уразага күчәләр. Безнең Мамадыш районындагы Колышчы авылында аны «кысыр аш» дип атыйлар. Алты атна буена дәвам иткән уразадан соң, 7 гыйнвар көнне Авыз ачу бәйрәме, аннары Нардуган үткәрелә.
Анастасия УСАЧЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X