Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Күңел

шигырь

Кайчакларда мине чолгап ала,
Уйга сала яшәү ялкыны:
Кайда калды икән татлы хисләр,
Мәңге сүнмәс яшьлек ташкыны?
Сагышлардан һич тә арынып булмый,
Сагындыра шул парлы чаклар.
Җиһаннарын урап кайтыр идем,
Кайтыр булса дәртле яшь чаклар!
Күңел бит ул – серле сандык кебек,
Үткәннәрне тирән яшерә.
Гомер узган саен моңга тулып,
Яшьлектәге хисләр яшәрә.
Ирек куям кайчак күңелемә:
Хыяллансын, димен, эзләнсен.
Үткән юлларына борылып карап,
Әрәм үтте гомер димәсен.
Анастасия Усачева

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев