Туган як

Әнием алдынгылар сафында иде

Авылыбызда зур хөрмәткә ия булган кешеләр турында еш язам. Бу юлы да кемне сайлыйм дип уйлап утырганда, үземнең әниемә тукталырга булдым. Мактана бу димәгез, чөнки, минемчә, әни чыннан да күпне күргән, кичергән кеше.

Татьяна Волкова 1934 елның 29 августында Олы Аты авылында Степан белән Аннаның төпчек кызлары булып дөньяга килә. Әби белән бабай бик дини булганнар, алар гомер буе иртәнге-кичке келәүне калдырмыйча укыганнар, ураза тотканнар. Бабайның хач почмагында сәгатьләр буе басып укыганы, хәзер дә хәтеремдә. Әнием төпчек булганга, иркәлек тә күбрәк эләккән, аны гаиләдә Танечка дип йөрткәннәр.
1954 елда ул әтием Петрга кияүгә чыга. Тормышлары ярлы була, чабата үреп, Каенлы базарында сатып көн күрәләр. Гаиләдә шулай ук каенанасы, әтинең тутасы Начтук та бар.
– Каенанам бик яхшы иде, әмма иртә үлеп китте. Ә түти белән 39 ел яшәдек. Ул бик усал булды, чисталыкны яратам дип, юган керләремне, идәнемне яңадан юды. Тик түзем, сабыр булырга тырыштым, беркайчан сүзгә килмәдек, – дип искә ала әнием.
Гаиләдә бер-бер артлы җиде бала туа. Әни эшкә чыгып китә, түти сабыйларын карый. Төшке аш вакытында кайтып, имезә дә, кабат китә. Безгә: «Сезне иркәли дә алмадым», – дип әйтә торган иде. Әниебез колхоз-совхоз эшендә алдынгылар сафында булды: чөгендер, суган эшкәртүләр дисеңме, гектарлап борчак чабумы – бер эштән дә баш тартмаган. Җиде айлык көмәне булган вакытта да велосипедта йөргәнен, ярыша-ярыша борчак чапканын сөйли. Әти бригадир, аннары идарәче булып хезмәт куйды, өйгә кичен генә кайтып керде. 60нчы еллар башында ул авырый башлады, табиблар авыр әйбер күтәрергә рөхсәт итмәделәр.
– Агачның авыр башын да, капчыгын да мин күтәрдем. «Уфалла» арбасы белән көненә дүртәр тапкыр печәнгә өч километр ераклыктагы урманга бара идем. Ул бәйләү, тегү дисеңме?.. – дип көрсенеп куя әни. Чыгарылыш кичәсенә, аның миңа һәм иптәш кызыма тегеп биргән күлмәкләре ул вакыт өчен бик матур һәм затлы иде.
Авыр еллар үзен сиздерә – менә инде 20 еллап әниемнең аяклары сызлый. Ишегалдына чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Тик ул зарланмый, иртәнге-кичке иманны хач алдында елый-елый укый, балаларына, оныкларына исәнлек-саулык тели. Без җидебез дә исән-сау, әнине калдырмыйбыз. Быел аңа 85 яшь тулды, балалар, оныклар, торыклар – барыбыз аның янына җыелдык. Аңа бездән бер бүләк тә кирәкми, үзе белән сөйләшкәнне, җылы сүз белән дәшкәнне ярата.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.

РЕДАКЦИЯДӘН: Сәхифә әзерләнгән вакытта, язма авторы шалтыратып, әнисе вафат булуын җиткерде. Аның һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, хаты әнисе рухына дога булсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: