Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә

Яз – йөк ташучы автомобильләр өчен үзгә чор. Кар эрү һәм грунтның йомшаруы аркасында, йөк машиналары өчен рөхсәт ителгән йөкләнеш сизелерлек кими. Бу вакытта һәр төбәк чикләүләргә үз срокларын һәм үзләренең максималь авырлыгын билгели.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе белдерүенчә, Татарстан юлларында, йөкләнеше 6 тоннадан артып киткән зур йөк автомобильләре өчен, 1 апрельдән вакытлыча чикләү кертелә. Тыю 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.

Мондый чикләү язгы чорда юлларның артык начараюы аркасында кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларыннан файдалануның сыйфатын саклауга юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү пассажир автобуслары йөртүгә; авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлары өчен азык-төлек һәм азык өстәлмәләре, дару препаратлары, орлык фонды һәм ашламалар, почта йөкләре, шулай ук табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк булган йөкләргә кагылмый.

Моннан тыш, чикләү ягулык ташучы 16 тоннага кадәр йөк күтәрүчәнлеге булган транспорт чараларына һәм каты коммуналь калдыклары өчен файдаланыла торган чүп ташучы транспорт чараларына кагылмый.

Аерым очракларда, чикләүләр чорында, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда, авыр йөкле транспорт чараларына хәрәкәт рөхсәт ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев