Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбәнкамалылар Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән очрашты

Халык иҗаты йортында, "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында, "Үткәннәрне барлап" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. 

Иҗади чараның кунагы - Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Бәйрәм барышында ул үз тормышы, иҗаты турында сөйләде, халык җырларын башкарды, баянда уйнады. Тамашачы моңсуланды да, шатланды да, таланты, ихласлыгы һәм милли иҗатка мәхәббәте өчен артистка рәхмәт белдерде.

 

 

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең чыгышлары да беркемне битараф калдырмады. Тамашачылар артистларны бик җылы алкышладылар, аларның иҗатларына, якты номерларына сокландылар. Җыр, бию, музыка коралларында уйнаулары hәркемнең күңеленә хуш килде.

 

 

Очрашуда шәһәр һәм район җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф оешма вәкилләре hәм иҗади яшьләр дә катнашты. «Татар сүзе» конкурсы лауреатлары Ришат Әхмәдуллин һәм Данис Хисмәтуллинның чыгышлары бик тәэсирле булды.

Бер сулышта узган кичә тамашачыларга бик күп уңай хисләр бүләк итте. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин барлык түбәнкамалылар һәм үз исемемнән Айдар Фәйзрахмановка рәхмәтен белдерде, аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев