Туган як

Түбән Каманың ике мәктәбенә мина кую турында янаулар килгән

Иртән, шәhәрнең 1 нче һәм 9 нчы мәктәпләре мина кую турында хәбәр алган.

Бу хакта “НТР 24” телеканалы хәбәр итә.

Профильле хезмәтләр мәктәпләрне тикшергәннән – янаулар расланмаган.

Бүген Казанда да шундый ук хәл булган. Анда берьюлы 58 уку йортына “аноним” хатлар килгән.

Бер ел элек 11 майда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш булган, нәтиҗәдә тугыз кеше һәлак булган. Бүген иртән мәктәп янында мемориал оештырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: