Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Балалар керделәр утларга...»

10 көн ял иткәч, 11 майда кемдер эшкә чыкты, кемдер укырга китте. Ләкин Казанга бу кояшлы иртә бары кайгы китерде.

Башта социаль челтәрләрдә «175 нче гимназиядә өч кеше автоматтан ата», дигән хәбәр таралды. Аннары мәгълүмат радиодан, телевизордан да агыла башлады.  Ачыкланганча, атучы берәү генә булган. 19 яшьлек Илназ Галәвиевне кеше үтерергә нәрсә этәргән?

«Бүген зур кайгы»

«Бизнес-онлайн» газетасы хәбәр итүенчә, Казан гимназиясендә башта шартлау яңгыраган, аннары автоматтан ату тавышы ишетелгән. Бинадан төтен күренгән. Мәктәп территориясеннән качып чыгарга өлгергән балаларны каршы алып, янәшәдәге балалар бакчасына керткәннәр. Якында торган йортта берәү төшергән видеода ике баланың өченче каттан сикерүләре күренә. Кемнәрдер ярдәмгә ашыга. Үзәк өзгеч мизгелләр...

Аннары мәктәп янына елый-елый ата-аналарның йөгереп килүе күренә, ләкин аларны кертмиләр. Сакчы һәм вахтер хатынның үтерелүе турында да сүз булды, ләкин бу имеш-мимеш расланмаган.

Бу вакытта мәктәптә 714 бала һәм 70 хезмәткәр (шул исәптән 52 укытучы) булган. «Mash» басмасы хәбәр итүенчә, гимназиянең 15 яшьлек укучысы түбәндәгеләрне сөйләгән:

– Икенче дәрес бара иде. Сыйныф бүлмәсенә укытучы кереп, тиз генә ишекне бикләде һәм мәктәпкә «дробовик» белән кешеләр керүен әйтте. Аннары директор микрофоннан барысына да бүлмәләргә бикләнеп, тыныч утырырга кушты. Без почмакка утырдык, күбесе елады. 13-15 ату тавышы ишетелде, бер бүлмәне шартлатулары турында да әйттеләр. 20 минутлар узгач, бүлмәгә шакый башладылар – полиция хезмәткәрләре икән. Барыбызны да урамга чыгардылар.

Тагын бер укытучы шартлау тавышын ишеткәч, бүлмә ишеген ябуы, балаларга, тавышланмыйча, дивар янына тезелеп утырырга кушуы турында сөйли.  Кайбер балаларга беренче ярдәмне шунда ук, мәктәп газонында күрсәттеләр.

«Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, яраланучылар арасында – «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның ике баласы һәм «Алсу-Фәридә» дуэты җырчысы Алсу Сөнгатуллина баласы да бар икән.

Атучы тәрәзәдән сикереп качарга маташса да, өлгермәгән – аны эләктергәннәр һәм полициягә алып киткәннәр.  10.30 сәгатьтә гимназиягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп җиткән.

– Бүген зур кайгы килде. Без бүген җиде баланы – 8 нче сыйныф укучыларын: дүрт малайны, өч кызны, шулай ук бер укытучыны һәм тагын бер мәктәп хезмәткәрен югалттык. Террорчы кулга алынган, корал алуга рөхсәте булган, – дип хәбәр иткән ул. Хастаханәләрдә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән 22 кеше ята.

 

Алдан әзерләнгән

 

Атучыга килгәндә, аның дүрт ел элек шушы гимназияне тәмамлавы һәм ТИСБИ көллиятендә дүртенче курста белем алуы билгеле. Танышлары аның турында «тыныч, күп сөйләшми, яхшы укый», дип әйтә. Мәктәпкә һөҗүм иткән көнне аны уку йортыннан куганнар.  Баксаң, егет ниндидер сәбәпләр аркасында гыйнвар аеннан көллияткә йөрүдән туктаган, укытучылары белән элемтәгә чыкмаган. Студент практикага һәм өч дәүләт имтиханына да килмәгән.

Hatsan ESCORT автоматын (автомат дробовикларының иң арзаны) ул әле апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендә сатып алган. Сүз уңаеннан, 2018 елда Керчь шәһәрендә
21 кешене үтергән һәм 67 сен яралаган студент та шундый автоматтан аткан.

Кулга алынгач та, Илназ үз йортында бомба калдырганын әйткән. Тиз арада хокук сакчылары ул яшәгән йорттагы кешеләрне чыгарганнар. Фатирда, бәхеткә, шартлаткыч табылмаган. Шулай ук социаль челтәрләрдә ул үзенең нәрсә кылачагын язып калдырган. «Телеграм» каналында берничә көн элек Илназ үзен «Бог» дип атаган, барысының да үзенә буйсынуларын һәм башкаларны үтерергә теләвен язган. Ә гимназиягә барасы көнне «Бик зур күләмдә биочүп үтермәкче булам, аннары үз-үземне үтерәм» дигән коточкыч сүзләр язып калдырган. Аның битен инде япканнар.

Полициядә егет үзени бик сәер тота, ямьсез сүзләр әйтә-әйтә кычкыра:

– Минем эчемдә аҗдаһа уянды һәм мин беркемне дә күрә алмый башладым. Ике ай элек үземне Алла дип таныдым. Әти-әнием булса да, мин аларны юк, дип уйлыйм. Әниемә дә «әни» дигәнем булмады, – дип кычкыра ул.

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Теракттан соң «Башка мәктәпләрдә дә аталар» дигән имеш-мимеш таралса да, бу мәгълүмат расланмаган. Казанда контртеррор операциясе режимы кертелгән. 12 май матәм көне булып игълан ителде.

Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм башка бик күпләр бу мәгънәсез атышуда якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклаша.

Эт – эткә, эт – койрыкка?

Нинди заманга җит-тек?! Мәктәпкә теләсә кем пистолет, автомат күтәреп керә ала, ә без балаларыбызны берничек тә саклап кала алмыйбыз. Ул үтерелгән җиде бала иртән әти-әнисен кочаклап, кичен күрешербез дип чыгып киткәндер...  Түбән Камада чит кешеләр кермәс өчен уку йортларында чаралар күреләме?

– Бездә өч сакчы һәм ике вахтер эшли. Алар барысы да уку узганнар, таныклыклары да бар. Мәктәп тышында һәм эчендә 16 видеокамера куелган, тревога төймәсе, янгын сигнализациясе куелган, – дип аңлата 14 нче лицей директорының административ-хуҗалык бүлеге буенча урынбасары Татьяна Абдуллина.

Вахтер Зинаида Егорова мәктәптә 7 ел эшли. Төрле чаклар булган, бервакыт тревога төймәсен дә басарга туры килгән.

– Чит кешеләрне мәктәпкә, гомумән, кертмибез. Ә бу кеше һаман керәм, ди, тыңламый. Басарга туры килде. Шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тиз арада килеп җиттеләр, – дип сөйли ул, шул вакытны искә төшереп.

– Мәктәпләрдә хәрби сак куюдан бер мәгънә юк, чөнки безнең балаларга тияргә, аларны тентергә хокукыбыз юк. Мәктәп янындагы спорт мәйданчыклары да иҗтимагый киңлекләр дип санала һәм анда теләсә кем шөгыльләнә ала. Мондый очрак килеп чыкмасын өчен ата-аналар белән аңлату эшләре алып барабыз, – ди Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айзирәк Рамазанова.

Аның фикеренчә, ата-аналар үз балаларына игътибарны күбрәк бирергә, ни белән кызыксынуларын белергә тиеш. Холкы кинәт үзгәрсә, димәк, нидер булган, димәк чаралар күрергә, бергәләп эшләргә кирәк.

Ләкин бала көненә 6-7 сәгатен мәктәптә дә уздыруын онытмыйк. Бәлки, укытучыларга җаваплылыкны үзләреннән төшермәскәдер?.. Сыйныф сәгатьләрен «галочка» өчен уздырмаскадыр. Һәр сыйныфта көчсезрәк, башкалар тарафыннан кимсетелгән укучы була, аларга күз йому да мондый җинаятьләргә китерергә мөмкин. 

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев