Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Китап укырга яратсын, дисәгез...

«Балабыз китап укымый, телефонын кулыннан төшергәне юк... » Китапханәчеләргә бу сүзләрне әти-әниләрдән бик еш ишетергә туры килә.

Психологлар фикеренчә сабыйда китапка тартылуны мөмкин кадәр иртәрәк уятырга кирәк. Чөнки 9 яшькә кадәр анда китапка мәхәббәт тәрбияләнмәгән икән, укуга омтылыш инде уянмаячак. Ата-аналарга киңәш итеп, китапка мәхәббәт тәрбияләүгә 7 адым тәкъдим итәбез:
Беренче адым. Үзегездән башлагыз. Өлкәннәр укырга яратмаган гаиләдә, баланың китапка мөкиббән булуы бик шикле. 
Икенче адым. Сабыйда укыган әсәрләре, туган хис-кичерешләре белән уртаклашу теләге уятырга тырышыгыз. 
Өченче адым. Бала яратып укысын дисәгез, үзегез дә бик теләп, аңа йоклар алдыннан 
әкият укыгыз. Ул үзе укый белгән очракта да кычкырып укырга иренмәгез. 
Дүртенче адым. Мәҗбүр итмәгез. Балагызны «Телефон тотып күпме утырырга була, әнә, китап укы!» дип ачулансагыз да, ул китапны ярата башламаячак. 
Бишенче адым. Балага сайлау мөмкинлеге тудырыгыз. Өйдә аны кызыксындырган темага китаплар булсын. Китап кибетеннән балагыз сайлаган китапны сатып алыгыз. 
Алтынчы адым. Һәркемнең яраткан китабы була. Тизрәк аның ахырына барып җитеп, 
вакыйганың ни рәвешле төгәлләнгәнен беләсе килә. Нәкъ менә шул китаптан соң тагын да кызыклырак әсәр табасы килү теләге туа башлый. Сабырлыгыгызны җыеп, балагызга әнә шул беренче кадерле китапны табарга ярдәм итегез. 
Җиденче адым. Балагызның теләк-фикерләрен хөрмәт итәргә өйрәнегез. Ул журналлар укырга яратамы, энциклопедияләр белән кызыксынамы – укыганнары турында чын күңелдән сораштырыгыз. Үзегез дә балагызга укыганнарыгыз турында сөйләгез. Мондый әңгәмәләр вакытында сабыегызны 
мактарга онытмагыз!

Раушания Иванова, 6 нчы балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев