Туган як

Җитди ярдәм

Олег Морозов: бу көздә Казан-Екатеринбург тиз йөрешле маршрутының беренче участогын ачу Татарстан өчен зур икътисади ярдәм булачак

Агымдагы елның көзендә М-12 трассасының дәвамы булачак Казан-Екатеринбург тиз йөрешле маршрутының беренче участогы файдалануга тапшырылачак, дип хәбәр итә «Росавтодор» компаниясе матбугат хезмәте. Мәскәүдән Екатеринбургка кадәр маршрутның гомуми озынлыгы 1,6 мең километр тәшкил итәчәк.

"М-12 трассасын төзүне дәвам итү, шулай ук М-7 трассасын реконструкцияләү һәм камилләштерү уңаеннан, Татарстаннан мөһим һәм уңай яңалыклар килә. Бу стратегик магистраль. Баштарак пандемиягә һәм санкцияләргә бәйле рәвештә, төзелеш темплары тоткарланмагае, проект кайбер үзгәрешләр кичермәгәе, дип хәвефләндек. Әмма хәзер федераль үзәк шуны ышандырырлык итеп белдерә: Мәскәүдән Казан аша Екатеринбургка кадәр юл башлангыч максатларга һәм билгеләнгән вакытка туры китереп төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Мин Дәүләт Думасында сайланган Түбән Кама төбәге өчен дә, Татарстан өчен дә бу җитди икътисадый ярдәм булачак", – дип шәрехләде Олег Морозов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: