Туган як

Илсөя – "Ел кешесе"

«Татарстанның атказанган артисты» исемен алган Илсөя Бәдретдинова Башкортстанда «Ел кешесе – Человек года» исеменә лаек булган.

Бу хакта җырчы үзе инстаграмм битендә хәбәр итә. «Бер уйламаганда Башкортстанда «Человек года» исеме бирделәр үземә. Бабайлардан калган «Күрше хакы – тәңре хакы» дигән сүз бар.

Без бергә булганда, бик көчле! Игътибарыгыз һәм хөрмәтегез өчен зур рәхмәт, Башкортстан!» – дип рәхмәтләрен җиткерә җырчы шәхси битендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: