Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Гадәти булмаган исемнәр дә кушалар

Түбән Кама ГХАТ идарәсенең яңа җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова үзе катнашкан беренче «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә яңа туган балаларның гадәти булмаган исемнәре турында сөйләде.

Ул әйткәнчә, Түбән Кама районында соңгы 15 ел дәвамында күп балалы гаиләләр саны арту күзәтелә.

Түбән Кама районында яшәүче иң яшь әнигә – 16, ә иң олысына – 50 яшь. Шул ук вакытта, иң яшь әтигә – 18, ә иң олысына 59 яшь икән.

Шулай ук Гүзәлия Сәгыйтова Түбән Камада яңа туган балаларга кушылган популяр hәм гадәти булмаган исемнәрне дә санап үтте.

Малайларга – Имрон, Ведамир, Ясир, Леонель, Эллай, Елизар, Доминик дип, ә кызларга – Эллария, Лима, Васса, Миропия, Дея, Аята, Луна дип гадәти булмаган исемнәр кушучылар булган
Малайларга ешрак Әмир, Тимур һәм Матвей, ә кызларга – Ева, Софья һәм Әмин исемнәрен кушалар икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев