Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Чыршы операциясе һәм ауган агачлар

 ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы уздырылуы турында хәбәр итә. Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан, урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак.

Исегезгә төшерәбез, утыртылган агач үсентеләрен законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алган өчен гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салына. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш була, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә аңлатып узабыз: гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачларны ирекле җыя ала. «Аунак агач» дигәндә көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара.

Аунак агачларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән файдаланыла торган эш кораллары, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.

Радмир Галимов

«Түбән Кама» урманчылыгы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев