Туган як

Әйдәгез, катнашабыз!

Игътибар, конкурс!

Дуслар, тиздән иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне булачак! Әниләр безнең өчен иң якын, иң кадерле кешебез. Шушы якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, без газетабызның “Инстаграм” һәм “ВКонтакте” битләрендә конкурс башлап җибәрәбез! Ул “Әнием елмаюы” дип атала.
Конкурска сез әниегезнең елмаеп төшкән фотосын яки әниегезне бик сөендергән берәр очракны ирекле стильдә яза аласыз. Фотоларны һәм котлау сүзләрегезне турыдан-туры шул төркемгә яки 89867226831 Ватсап номерына җибәрәгез.
Эшләр 28 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчене редакция сайлаячак.
Бәйгенең шартлары бик гади:
1. Анда катнашу өчен “Туган як”ның “ВКонтакте”дагы (https://vk.com/tugan_tk) яки Инстаграммдагы (https://instagram.com/tuganyak_tk/) төркемнәренә язылган булуыгыз шарт.
2.Әлеге язмага репост ясарга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: