Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Әти сугыштан кайтмаган булса...

Безнең әти, Иван Николаевич Малашов 1907 елда Мамадыш районының Владимир авылында туып, шунда гомер иткән. Сугыш башлануга фронтка китә. Ул яраланып, өйгә җибәрелә, аннары тагын сугышка алалар. Сугыштан кайтканда сул кулының өч бармагы юк иде. Әтинең мичкә аркасын терәп, тәмәкесен тарта-тарта сугышта ниләр күргәнен сөйләве хәтергә нык сеңеп калды. Без – балалар – йотылып, аның хикәяләвен тыңлап утыра идек.

Федора Трофимова,
Олы Афанас авылы

- Бервакыт Германиядә немецларны куып барабыз. Бер йортка килеп кердек, ә анда – бер карчык белән бала. Тораташ катканнар, әби күзен дә йоммый, селкенми дә. Безнең арабызда булган бер солдат пычагын чыгарып, әбине куркытмакчы булды. Шулвакыт сабый чәрелдәп, башын карчыкның итәге астына яшерде. Мин кулына сугып, пычакны төшердем. «Безнең әниләр-хатыннарыбыз сугыш теләмиләр, боларның нинди гөнаһлары бар?» – дидем. Шулай итеп, без аларга тимәдек. Тик менә аннары нәрсә булгандыр?..» – дип сөйли иде.
Бомбалар шартлаган вакытта бөтен дөнья кап-караңгы булуын һәм шул мәхшәрдә ничектер исән кала алуын әти гел гаҗәпсенеп телгә алды. Ходай теге бала белән әбине коткару өчен исән калдыргандыр, дип уйлый иде.
Бөек Ватан сугышы беткәч тә, әтиебез өйгә кайта алмаган. Аларны Япониягә җибәргәннәр. Аны күрү бәхетенә без көзен генә ирештек.
Ул көнне әни эштән кайткач, күрше хатыны белән урманга утынга китте. Бу вакытта бераз кар да яуган иде. Алар корыган агачларны, ботак-санакларны чанага төяп, кайтырга җыенганда, урманчы килеп чыккан. Әниләрнең чаналарын, бауларын балта белән турап бетергән. Хатыннарның кычкырып елауларына, «Чананы калдыр, чана ясаучы да юк бит!» – дип ялваруларына игътибар итмәгән.
Әни белән күрше түти чанасыз, утынсыз, балтасыз кайтып керделәр. Ул да булмады, әнине канцеляриягә чакырып алдылар. Баргач, рәис «налогың түләнмәгән» дип сүккән. «Бозауны сатып түләдем», дип әйтеп караган әни, әмма рәис ишетергә дә теләмәгән, өстәл сугып «Юк, түләмәгәнсең», – дип кычкырган.
– Иремнән хат-хәбәр юк, урманчы чаналарны турап бетерде, суык өйдә дүрт бала утыра, – дип ялынып караган әни.
Рәис, тәмам оятсызланып: «Синең ирең дезертир!» – дип кычкырган, ди. Шулвакыт килеп кергән күрше хатыны: «Настя, Иваның кайтты», – дип әйткән. Әниебез шунда аңын югалтып егылган. Аңына килгәч, ике хатын култыклап өйгә кадәр алып кайтканнар.
Әти, бу хәлләр турында ишеткәч, канцеляриягә барып, теге рәисне өстәл аша тартып алып дезертирын «күрсәткән». Ул кайтмаган булса, салымны тагын түләтерләр иде.
Аның медальләре күп булганын да хәтерлим. Сугыштан соң ул агроном булып хезмәт куйды. Тагын ике бала туды. Әти өч улының да, өч киявенең дә хәрби хезмәт үтүләре белән гомере буе горурланды. Бер оныгы һәм минем оныгым да 2007 елда Чечняда хезмәт итеп кайтты. Оныгым бүгенге көндә Росгвардиядә эшли.
– Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, дип әйтә торган сүзе бар иде әтинең. Ул 1990 елда бакыйлыкка күчте. Авылыбызда куелган һәйкәлгә аның һәм энесенең исемнәре язылган. Кайткач, шунда чәчәк куябыз.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев