Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Үзебез хөрмәт итмәсәк...

«Яңалыклар» тапшыруында күрсәтелгән Түбән Камада Җәлил театрын ябулары, ә бинасын башка оешмага тапшырулары турында хәбәр йөрәккә үк килеп кадалды. Озак уйланып йөрдем. Ниһаять, кулыма ручка алырга мәҗбүр булдым.

Земфира Рәхимова

Татар халкының батыр улы, бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме белән аталып, 49 ел шәһәребез горурлыгы булган кинотеатр шәһәрне бизәп торды. Муса Җәлил һәйкәле дә бина каршына куелса, кыйммәте арткан булыр иде, ләкин ул хакта уйлаучы булмады.
Узган ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, быел Муса Җәлилнең 115 еллык юбилеен билгеләп, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне, сугыш чоры балалары белән очраштырып, татар халкының
бөек шагыйре батырлыкла-рын, илебез, халкыбыз өчен көрәшкәнен, фашистлар та-рафыннан газапланып, коточ-кыч үлем белән һәлак булга-нын аңлатып сөйләп, патрио-
тик яктан тәрбияләргә тырыша-быз. Гомумән, бу чаралар ел са-
ен оештырыла.
Балалар Муса Җәлил ши-гырьләрен сөйлиләр. 1 нче гим-
назия дә аның исемен йөртә. Ә киләсе елда шагыйрьгә ба-гышланган әдәби кичәләрне уздырганда, ярты гасырдан соң: «Кинотеатр хәзер Муса Җәлил исемен йөртми, аны саклап кала алмадык», – дип сөйләргәме безгә?!
Кинотеатрның кереме юк, дигән сылтау белән ябыла, диделәр. Аны булдырмау өчен чаралар каралсын. Халыкка, бигрәк тә өлкәннәргә, ошаган фильмнар күрсәтелсен. Татар телендә алып барыла торган барлык чараларны, шул исәп-тән Тукай, Җәлил шигырьләрен уку буенча конкурсларны түләүле итеп, кинотеатрда үткәрсеннәр. Алар хәзер дә кысан китапханәләрдә уздырыла. Тамашачылар да – шул катнашучылар һәм аларның ата-аналары гына. Халык те-левидение яңалыкларында гына күрә ала бу чараларны.
Җәлил исемен йөрткән керемсез кинотеатр чыгымнарын шәһәр бюджеты үз өстенә алса да, бик дөрес булыр иде. «Елга порты» күп керем кертәме? Юк, билгеле, әмма аны саклап калдылар һәм ул шәһәрнең бизәгенә әйләнде. Ни өчен кинотеатр ябылырга, ә исеме сызылырга тиеш? Бөек шагыйребез хакына кинотеатр «Җәлил» исемен саклап калырга тиеш. Үзебезне хөрмәт итмәсәк, башкалар да хөрмәт итмәсләр бит.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев