Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Укучылар хатлары

Утыз ел бергә Яңа ел алды көннәренең берсендә 27 нче мәктәптә мәгариф ветераннары Советы үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәптә бәйрәм рухы, ул бәйрәмчә бизәлгән, чыршылар куелган иде.

“Чын күңелдән” дип аталган кичәне Совет рәисе Равис Шакиров ачты. Ул мәктәпнең беренче директоры, атказанган укытучы Роберт Сафиуллин, аның дәвамчысы Лидия Ярцева турында җылы сүзләр әйтте, ветераннарны бәйрәм белән котлады. Кичәдә муниципаль районының башкарма комитеты рәисе урынбасары Айзат Мәхмүтов ветераннарны сәламләде, вакытсыз арабыздан киткән җитәкчеләр, укытучыларны искә алып, бер минут тынлык игълан итте. Чыгышында ул ветераннарның бүгенге көндә укучы балаларны яшьләрне тәрбияләүдә бик мөһим эш башкарулары, үзләреннән лаеклы өлеш кертүләре турында әйтеп үтте. Матур җырлары белән мәктәп укучылары, музыкантлары, җырчылары һәм балалар сәнгате мәктәбе педагоглары Вера Михайлова, “Яз гөле” ансамбле очрашуга ямь өстәделәр.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова, муниципаль районның ветераннар Советы рәисе урынбасарлары Татьяна Наговицына, Лилия Әхиятдинова катнаштылар. Равис Мөҗәһит улы шәһәрнең беренче укытучылары, өлкән ветеран – педагоглар Клементий Кузьмин, Мария Михайлова, Суфиян Минһаҗев, Анна Садриева, Мәрьям Хәсәнова, Илгиз Вәлиев һәм Советның актив әгъзаларына мәгариф җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кичә Вера Михайлова һәм Рушания Габбасова сүзләренә язылган укытучы- ветераннар гимны белән тәмамланды:

Укытучы һәрчак яшь кала,

Йөрәгендә – укучы бала.

Һөнәренә булган мәхәббәте

Гомер буйларына саклана...

Мондый җылы очрашу ветераннар күңелендә әле озак сакланыр. Яңа ел алдыннан безгә күңелле чара үткәргән рәисебез Равис Шакировка, 27 мәктәп директоры Рәис Шараповка, аның урынбасары Людмила Петуховага, чараны әзерләгән Президиум активына олы рәхмәтебезне белдерәбез.,

Анна Садриева, ветеран – педагог, мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар Советы Президиумы әгъзасы.

 

 

“Барысына да өлгерә”

Укытучы һөнәрен мактаулы, диләр.  Чыннан да, шулайдыр. Тик бу һөнәр җиңелләрдән дә түгел. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү  укытучыдан зур тырышлык, сабырлык сорый.

Галия Галимова да, 30 ел буе балалар укыту чорында, ничә йөз балага белем һәм йөрәк җылысын биргәндер дә, ничә йөз баланы олы тормыш юлына әзерләп  озаткандыр?

“... Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул һаман йокламаган,

Төн йокысын нәрсә алган соң?..”

Чыннан да, нәкъ шушы шигырь юлларындагыча, йокысыз төннәре дә аз булмагандыр. Шулай да, сынатмаган.  Дәрес бирүдән тыш,  төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып,  җиңү яулаган, “Ел класс җитәкчесе” исеменә дә ия булган, югары категорияле укытучы да әле ул, республика конкурсында беренче урынны яулавы да күп нәрсә хакында сөйли.

Галия Хәсән кызы тормышта да үрнәк хуҗабикә. Тормыш иптәше Илшат Фәрит улы белән ике бала үстереп, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Бу тату гаилә әнә шул яклары белән үрнәк.

Ләйсән Кәлимуллина

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев