Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Тарихның данлы битләре

28 нче январда Казанда «Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәпләре» дип аталган V нче төбәкара проектлар конкурсы узды.

Бишенче ел рәттән бу конкурс башкалабызда Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113 нче татар-рус урта мәктәбендә үткәрелә. Быел анда Татарстанның 56 мәктәбе һәм Россиянең биш төбәге: Дагестан һәм Хакасия республикалары; Волгоград, Киров һәм Ульяновск өлкәләре уку йортлары вәкилләре катнашты. Шул исәптән, Түбән Камадан 15 укучы бала хәрби-патриотик темага багышланган проектларын әзерләп, конкурска җибәрде.
Шәһәребездән 19 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Дилә Нуртдинова «Язучы-педагог Галимҗан Вәлиев иҗатында өчпочмаклы солдат хатлары» дип аталган чыгышы белән икенче урынны алды (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Закирҗан кызы Нуриәхмәтова). Шулай ук төбәкара проектлар конкурсының жюри әгъзасы, Түбән Каманың 11 нче урта мәктәбе укытучысы һәм музей җитәкчесе Фәрит Яхъя улы Вагыйзов хәрби-патриотик тәрбия өлкәсендә зур эш алып барган өчен Татарстан республикасы мәгариф ми-нистрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Фәрит Маликов,
укытучы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев