Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Сугыш чоры балалары алар...

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр. Мин авылыбызның өлкән кешеләренең берсе Ләйлия апа Вәлиулла кызы Гилаева турында язарга булдым. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.

Ләйлия апа Гилаева 1932 елның 25 мартында Арча районы Күпербаш авылында Вәлиулла абый белән Бәдерниса апаның 3 баласы булып дөньяга килә. Сугыш башлаганда Ләйлия апага бары тик 9 яшь кенә була. Кечкенә вакыттан ук бик күп авырлыкларга дучар була. 1941 елда Вәлиулла абый илне якларга Бөек Ватан сугышына китә. Бәдерниса апа алты баласын кочаклап  кала. Әтисе 1943 елда сугыш кырыннан яраланып  авылга кайта. Урын өстендә күп еллар ятканнан соң, 1945 елның 25 апрелендә сугыш яраларыннан вафат була. Вәлиулла абый җиңү бәхетен күрми кала.

Сугыш эзләре Ләйлия апаның күңелендә елдан-ел артта калса да, гомер алга барган саен ул көннәрне еш исенә төшерә. Ләкин, сугыш елларында колхоз яшелчә бакчасында эшләп черек бәрәңге, коелып калган ашлык бөртеге җыеп тукланганнары, ачлы-туклы, ялангач яшәүләре бүгенгедәй исендә. Җиде сыйныфлык мәктәпне тәмамлый. Аннан соң, үсмер еллар... Колхозда эшли башлый, утын кисә, мичкә ягар өчен тизәк, әрем җыя торган булганнар. Колхоздан бернәрсә алырга рөхсәт юк, законнар бик кырыс булган. Сугыш елларында иң авыр эшләр балалар һәм карт-корылар җилкәсенә төшкән. Сугыштан соң,  1945-46нчы елларда бик көчле ачлык булган. Казан каласында үзләре үстергән кәбестә, бәрәңге сатып, аны ипигә алыштырып йөрүләрен сагынып искә ала.                                                                                                                                         

“Ул вакытта яшьлек еллары булгангамы бик рәхәт һәм күңелле иде. Әйберләр сатканда да кызык сүзләр сөйләп кәефләрне күтәрә идек”, – дип искә ала Ләйлия апа. 1950 елны кешеләрне туплап, Кемерово өлкәсе Киселевск шәһәренә шахтага эшкә алып китәләр. Анда Кызыл Чапчак авылы егете Нәҗип абый белән танышып, кияүгә чыга. Бер-бер артлы дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1961 елга кадәр шунда гомер итәләр. Нәҗип абыйның әнисе үзен начар хис иткәнгә күрә Ләйлия апалар безнең гүзәл табигатьле авылыбызга, Кызыл Чапчакка кайталар. Алар бергәләшеп авылыбызның хастаханәсенә эшкә урнашалар. Нәҗип абый бөтен хуҗалык эшләрен, Ләйлия апа кочегар, санитарка, сестра хозяйкада һәм 15 ел пешекче булып эшли.  Хастаханәдә 30 ел эшләп лаеклы ялга чыгалар. Эшләү дәверендә Мактау грамоталары белән бүләкләнә, фотосурәте район хастаханәсенең  Мактау тактасында эленеп тора. Ләйлия апа авылыбызның өлкән һәм хөрмәткә лаеклы авылдашыбызның берсе. Аны авылдашлар бик тәртипле, чиста, төгәл, эшләгән эшләрен җиренә җиткереп башкарганы өчен ярата, үз итә.

Нәзилә Таипова, Кызыл Чапчак авылы мәдәният йорты директоры

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X