Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Һәрбер һөнәр мактаулы

Кайберәүләр мәктәпне тәмамлаганда әле нинди һөнәр сайлаячакларын ачыклап бетерә алмасалар да, мин инде үземне китапханәче итеп күрә идем.

Мәктәптә укыганда ук матур әдәбият укып, китапка гашыйк булып, китаплар чакырган серле дөньяга тартылдым. Китапханә эше миңа балачактан таныш. Чөнки әнием дә гомере буе китапханәче булып эшләде. Ул миңа китапка мәхәббәт тәрбияләде.  Шушы хыялларым мине кулыма аттестат алуга, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына алып килде. 2013 елда аны тәмамлап, кулыма диплом алдым. Менә инде сигез ел мин китапханәче булып эшлим.  Үз эшемне яратам дию генә аз булыр. Башым-аягым белән гашыйк мин үз эшемә. Һәм шушы көнгә кадәр бер генә мәртәбә дә бу һөнәрне сайлаганыма үкенгәнем булмады.

Китапханәче эшен якыннан белмәгәннәр бу һөнәрнең бар нечкәлекләрен аңлап бетермиләр. Безнең эшебез китап биреп утыру гына түгел. Кешеләрдә китап укуда мәхәббәт уяту өчен алар белән аралаша белергә,  креатив фикерләргә, кызыксындыра белергә кирәк.

Менә шул максаттан, шәһәрдәшләрне китапханәгә тартыр өчен әледән-әле төрле чаралар үткәрәбез.

Мин үзем, китапны яратуны балачактан ук тәрбияли башларга кирәк дигән фикердә торам. Шул уңайдан, 2020 елдан мәктәп балалары белән “Китап тирәли –Вокруг книги” дип аталган иҗади түгәрәк алып бара башладым. Бу түгәрәк балаларга бик ошый һәм без аны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Өченче мәктәп укучылары белән без айга ике мәртәбә очрашабыз. Беренче этапта төрле язучыларның иҗаты белән якыннан танышабыз. Аннан соң, ул язучының әдәби әсәрләрендә чагылган әдәби персонажларны ясыйбыз, төрле осталык дәресләре үткәрәбез.

Балаларның ихластан кызыксынулары, самими елмаюлары безгә тырышып эшләргә, яңадан-яңа чаралар уйлап табарга көч бирә. Үзем дә алар белән булган очрашуларны сагынып, көтеп алам.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X