Туган як

Хатлар яздым утырып...

Тирәбездә яхшы кешеләр

Барысына да өлгерә ул

“Шинник” спорт комплексы директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Милли шура әгъзасы һәм Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Рөстәм Ганиев гомеренең җиденче дистәсен түгәрәкләде.

Аның бөтен тормышы спорттан аерылгысыз. Балачактан чаңгыда ярыша, футбол уйный, җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә. Солдат хезмәтен яхшы физик әзерлек таләп ителгән һава-десант гаскәрләрендә уза. Армиядән соң Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый, соңрак, читтән торып, Чиләбе физкультура институтында укый.

Билгеле инде, эше дә гомер буе спорт өлкәсендә. Хезмәт юлын Түбән Камадагы “Отделстрой” предприятиесендә физкультура инструкторы вазифасыннан башлый ул. Анда үзен булдыклы, үткен егет итеп күрсәткән Рөстәмне “Татэнергострой”ның төзелә торган “Дружба” спорт комплексы директоры итеп бигелиләр. Аның тырышлыгы белән бу объект файдалануга тапшырылган 1986 елда ук, “Нижнекамскшина” берләшмәсе җитәкчелегенең чакыруы буенча, Рөстәм Ганиев “Юбилейный” спорт сарае (бүгенге Н.А. Зеленов исемендәге “Шинник” спорт комплексы) директоры булып күчә һәм хәзер дә шул вазифаны башкара.

Бер караганда, аның шушы төп хезмәте дә көн саен диярлек яңа проблемалар туып торган, башка бер нәрсәгә дә вакыт калдырмаслык бит инде. Әмма тынгысыз Рөстәм Мәҗит улы – милләт җанлы кеше, газиз халкының язмышы өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Шуңа күрә, 2005 елда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе булып сайлануы да гаҗәп түгел. Үзенә ышанып тапшырылган шушы зур җәмәгать эшенә дә спортчы һәм десантчы ныклыгы, энергиясе белән тотынды ул. Нәтиҗәдә, конгрессның җирле бүлеге шәһәребездә генә түгел, республика күләмендә танылган җәмәгать оешмасына әверелде. Татар телен, милли мәгарифне һәм мәдәниятне саклап калу һәм үстерү юнәләшендә башкарылган эшләр бихисап.

Рөстәм Мәҗит улының иҗтимагый эшчәнлеге моның белән генә чикләнми әле. Дүрт чакырылыш дәвамында шәһәр советы депутаты булып, үз карамагындагы мәктәпләрдә ел саен укучыларның татар телен белүенә һәм спорт әзерлегенә конкурс үткәреп килде. Мәгариф идарәсе белән берлектә, шәһәр һәм район укучылары өчен “Көйле, моңлы татар җыры” конкурсын да оештырды. Заманында даны Түбән Камадан еракларга таралган, туксанынчы елларда саеккан “Җидегән чишмә” кичәләрен торгызырга тырышып йөрүче дә – Рөстәм Ганиев...

Менә шундый зур мәшәкатьләр белән, әлбәттә, үзе җитәкчелек итә торган спорт комплексы мәнфәгатьләрен дә онытмый ул. “Шинник”та тәрбияләнгән спортчыларның көрәш, җиңел атлетика, футбол һәм башка төрләр буенча республика һәм ил күләмендә ирешкән уңышларында, зур оештыру сәләтенә ия булган директорның өлеше дә шактый. Һәркемнең хәленә керә белә торган кешелекле, кайгыртучан җитәкченең “Шинник”та эшләүчеләр һәм шөгыльләнүчеләр арасында дәрәҗәсе зур. Түбән Каманың лаеклы абруй  казанган спорт һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Мәҗит улына әле тагын күп еллар, армый-талмый, ашкынып яшәргә язсын.

Виктор Шадрин.

 

“Милләттебез бетмәсен, дисәк...”

Сабый чагында балага иң кирәклесе ана сөте булса, ә үсә башлагач, аның туган теле аша милли, дини һәм сәяси үзаңы формалаша. Тик, ни кызганыч, бүгенге көндә балаларыбыз туган телләреннән бизә бара...

Балаларыбызның туган телләрен белмәүе һәм милли рухы сүнә баруы – барыбызны да борчый торган куркыныч күренеш. Җөмһүриятебездә туган телләр елы узды дип, безгә һич тә тынычланырга ярамый. Телебезнең тамыры – авылда. Яшьләрне авылда калдыру өчен, авылны яшәртү чараларын эзләргә кирәк. Әгәр дә җире белән файдалана икән, шул ук инвестор авылны эш белән дә тәэмин итәргә бурычлы, анда яшәгән авыл хуҗалыгы белгечләренә дә, механизаторларга да яңа йортлар һәм башка көнкүреш биналары төзүне җәелдерергә вакыт.

Белгәнебезчә, Советлар Союзы хакимияте заманында Урта Азия республикаларының авыл һәм шәһәрләрендә, җирле халык арасында   мәхәлләләргә оешып яшәүнең динне саклап калуда әһәмияте зур булды. Мәхәллә эчендә яшәгән милләт үз телендә генә сөйләшеп, бер-берсе белән якыннан аралашып, чын татар мохитендә көн күрә, анда катнаш гаиләләр дә азая, чөнки  яшьләр үзара гаилә корып, ата бабаларыбыз үрнәгендә никах укытып, шәригать кануннарына якынаеп, туганлашып яшиләр. Үзегез күрәсез, бүген Россиядә гаилә институтлары бетү ягында аерылышулар да күбәя бара, бик күпләр (шул исәптән, татар яшьләре дә) “гражданский брак”та гына яшиләр. Иң аянычы мондый “брак”лардан соң ятим балалар күбәя, ә гомер азагында ялгыз карт-коры арта.

Илебездәге законнар диннәрне дә, милләтләрне туган телләрендә укытуны да тыймый. Бүген без капитализмда яшибез икән узган гасыр байлары кебек, бүгенге байлар да милләт өчен балалар бакчалары, шәхси мәктәпләр ачсыннар иде. Ул мәктәпләрдә үз халкын сөйгән, Ватанын яраткан,барлык милләтләрне хөрмәт иткән, иманлы һәм укымышлы балалар тәрбияли алсак иде. Чөнки милләтнең киләчәге – балаларыбызда. Шуңа күрә үзебезнең мәгариф системасын камилләштереп, балаларыбызга үз туган телебездә ныклы дөньяви һәм дини белем бирергә кирәк. Ә инде милли университет булдыру бүгенге көндә безнең иң олы бурычыбыз булып кала. Хәзерге заманда үз өеңдә генә татарча сөйләшеп, телне саклап калып булмаячак.  Милләтебезнең бүгенге хәленә һәм киләчәгенә битараф булмаган чын милләтпәрвәр кешеләр җыелып, бергәләп киңәшеп, әгәр хакимият тә халык мәнфәгатьләренә йөзе белән борылса, инкыйраздан котылып калырбыз дип ышанырга өметебез бар.

Рәфыйк Әхмәдиев.

Сухрау авылы

 

Зур хөрмәткә лаек

Зәлия Мусина 5нче мәктәпнең ветераннар советы рәисе

Шәһәребезнең 5 нче мәктәбе ачылган 1993 елдан башлап, анда кемнәр генә эшләмәгәндер?! Шуларның берсе, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Нәфисә Сәлимҗан кызы Шәйхиева, мәктәп ачылган беренче көннәрдән үк, балаларга татар телен өйрәтүгә, аларга ана теленең нечкәлекләрен, байлыгын, матурлыгын күрсәтүгә бөтен көчен бирде.
1979 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, мәктәпкә эшкә килгән иде ул. 28 ел гомере безнең күз алдында үтте. Мәктәпне татар теле һәм әдәбиятын яхшы белүче балалары белән бөтен шәһәргә танытуда Нәфисә Сәлимҗан кызының өлеше бик зур. Ул укыткан укучылар күп еллар дәвамында шәһәр, республика, халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулап килделәр.
Аның төп максаты балаларга белем бирү генә түгел, аларны иҗатка тарту, фәнни-эзләнү юнәлешендә үстерү иде. 2000 елдан бирле ул һәм аның шәкертләре Түбән Кама районы һәм шәһәрендәге талантлы балалар арасында үткәрелә торган, татар халык шагыйре, Дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев исемендәге бәйгедә призлы урыннар яуладылар. «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе, яшь иҗатчыларның төбәкара «Чулман йолдызы» бәйгеләреннән дә читтә калмадылар Нәфисә Сәлимҗан кызының укучылары. Кат-нашып кына калмадылар, җиңү яулауга да ирештеләр. Мондый казанышлар укытучының үз эшен яратып, нинди эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкаруының бер дәлиле.
Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә тарту максатыннан, Нәфисә Шәйхиева якташ шагыйребез Рахмай Хисмәтуллин иҗатын өйрәнү буенча да зур эш башкарды. Бу эзләнү барышында шагыйрьнең замандашлары белән очрашулар, аның иҗатына багышланган кичәләр, конкурслар үткәрелде, шагыйрь турында күп материал тупланды. Бу шушы юнәлеш-тә эшләнгән эшләрнең бер өлеше генә... Ул үзе һәм аның укучылары катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бәйге-конкурсларны санап бетерерлек түгел!
Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, Нәфисә Сәлимҗан кызының укытучы булып эшләү дәверендә күрсәткән хезмәте югары бәяләнде. Ул шәһәр, район, республика, Россия Федерациясе грамоталарына лаек булды, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: