Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Бөтен шартлары булган китапханә кирәк

Безгә язалар

Без үскәндә, 1960 елларда авылыбызда зур якты, биш тәрәзәле агач китапханә (ызбач) бар иде. Авыл халкы китапханәгә китаплар, газета-журналлар укырга бик яратып һәм бик теләп йөрде.
Аннары, 1980 елларда клуб төзелде һәм китапханәне шул бина эчендәге уку залы да булмаган бик кечкенә бүлмәгә урнаштырдылар. Шушы 40 ел эчендә клуб тәмам искерде.
Без, Тоба һәм Үчкә авылы халкы (ике авылга бер китапханә), инде ничә ел, салкын, тәрәзәсез, кояш яктысы да төшми торган бүлмәдә, түбәсеннән су үтеп тишелгән, түшәменнән төзелеш калдыклары коелып торган китапханәдә интегәбез.
Китапханә бүлмәсе кышкы вакытта җитәрлек дәрәҗәдә җылытылмый. Китаплар да суыктан һәм юештән дымланып, бик зур зыян күрделәр һәм күрәләр. Китаплар бит халык акчасына, бюджет аркылы сатып алынган. Шундый начар шартлардагы китапханәгә йөри алмыйбыз һәм үзебезнең алга куйган бурычларыбызны, максатларыбызны тормышка ашыра алмыйбыз. Әдәбият өлкәсендә хезмәт итүче шәхесләргә һәм башка сәнгать эшлеклеләренә багышланган бәйге-чараларны үткәрә алмыйбыз. Чөнки китапханә тар, караңгы һәм кысан, теләгән кеше сыярлык урын юк. Шушы сәбәпләр аркасында, бәйге-чараларны елның җылы вакытында ачык һавада үткәрергә мәҗбүрбез.
Без китап укчылар, әдәбият һәм сәнгать сөючеләр авылыбызда бөтен уңайлы шартлары тудырылган зур, якты, чиста һәм уку залы булган китапханәгә йөрисебез килә.
Авылдашлары исеменнән Фәнирә Шакирова.
РЕДАКЦИЯДӘН: Әлеге хатны алгач, ки-тапханәнең язмышы белән кызыксынып, Каенлы авылы җирлеге башлыгы Рәмис Гарипов белән элемтәгә кердек. Ул, чыннан да, Тоба белән Үчкә авылларына китапханә кирәклеген әйтте. 2023 елда клуб төзелеше республика программасына кертеләчәк һәм китапханә дә шунда булачак дип белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев