Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Пешмәгән мужик», «булдыксыз хатын» димәсеннәр өчен

Светлана Мажарова

Бервакыт мондый хәлне күзәтеп тордым: өч яшьлек сабый үзе киенергә тырыша, беркемнән дә ярдәм сорамый. Моңа карап торган ана кеше: «Балам, син нишлисең?» – дип сорый. Бала: «Кия алмыйм», – дип җавап бирә. «Әлбәттә, алмыйсың!» – дип ана һәм улын үзе киендерә башлый. Әбиләрнең дә еш кына: «Киен, юкса авырырсың», – дигәннәрен ишеткәнегез бардыр. Бала әле киенергә өйрәнмәде, әле авырмады, ә олылар аның киләчәген хәл иткәннәр булып чыга түгелме?!

Үсеп килә торган кечкенә кешенең теләкләренә гел киртә кую киләчәктә зур мәсьәләләр тудырырга мөмкин. Катлаулы хәл килеп чыккан вакытта бала югалып калачак, истерикага биреләчәк, я бөтенләй битараф булачак.
«Мин ни теләгәнемне белмим, әнидән, әтидән сорагыз», – дип торган малайдан нинди егет, кыздан нинди хатын, ана үсәчәк? Балада мөстәкыйльлекне кечкенәдән үк тәрбияләү мөһим. Һәр кешенең (яшенә карамастан) үз фикере булырга тиешлеген онытмагыз.
«Тауга барма, егылып, берәр урыныңны авырттырырсың, пычранырсың», «ипине үзем кисәм, син киселерсең»... Сабый егылмаса, авыртуны ничек тоя? Тотып карамаса, пычакның үткен икәнен ничек аңлый? Дөньяны танып белергә комачауламагыз, үз балагыз күңеленә курку, шом, борчу салмагыз. Аннары бала сөйләшкәндә читкә карый, куллары калтырый, күзләрен еш кыса, дип аптырыйсыз, табибларга йөртәсез. Андый «кайгыртудан» улыгыз я кызыгыз хәтта чирләргә мөмкин.
Нишләргә? Мөстәкыйльлекне ничек тәрбияләргә? Балагыз үзе киенергә, урынын, уенчыкларын, әйберләрен җыярга, ашаган савыт-сабасын алып куярга, чүп чыгарырга өйрәнсен. «Ничек уйлыйсың?», «Ничек саныйсың?» дип сорау, «Син булдырасың» дип үсендерү дә ярдәм итәчәк.
Еш кына әниләр балалары өчен яшәүләре, гомерләрен балаларына багышлаулары турында сөйли. Ләкин бу очракта үзләренә вакыт калмый, үз тормышларыннан тәм таба алмыйлар, көннәре уллары, кызлары өчен борчылып уза. Бу да дөрес түгел, билгеле.
Тормышта үзегезгә дә вакыт табарга өйрәнегез. Сез дә кеше, сезнең дә ихтыяҗларыгыз, кызыксынуларыгыз бар. Балагыз дөньяга килгәч, гомерегезне аңа багышламагыз. Аның үсәсе, тормышта үз урынын табасы, кешеләр белән аралашасы, бала үстерәсе бар. Балагызга киләчәктә «пешмәгән мужик», «булдыксыз хатын» дип әйтмәсеннәр өчен, тәрбиядәге юнәлешне хәзердән үк үзгәртегез.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев