Туган як

3 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 3 ноябрь 2017 - 09:32
    Юбиляр балага – бер яшь
    Шәһәребездә 150 меңенче сабый булып дөньяга килгән Данияр Галиевкә бер яшь тулган. Малай узган елның 28 октябрендә 6.25 сәгатьтә дөньяга аваз салган иде. Юбиляр баланың тууын түбәнкамалылар бер ел диярлек түземсезләнеп көтте. Аның исеме шәһәр тарихына кереп калды, ә гаиләгә Менделеев урамындагы яңа йорттан квартир ачкычы тапшырылды. Әмма Даниярның әти-әнисе...
    603
    0
    0
  • 3 ноябрь 2017 - 09:25
    Җәза җитди булачак
    2017 елның 9 аенда спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә Түбән Кама муниципаль районында 184 тәртип бозу очрагы теркәлгән (узган ел - 138 очрак). Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ришат Нәфыйков шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә сөйләде. Продукция 57 очракта - төнлә, 43 очракта рөхсәт ителмәгән урында...
    532
    0
    0
  • 3 ноябрь 2017 - 09:18
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    «Җидегән чишмә» студиясе аудиокитаплары депутатларда кызыксыну уяткан. Студия быел Халык иҗаты йортында оеша. Иҗат төркеменең беренче эше - «Нефтехим» җәмгыятенең 50 еллыгына чыгарылган аудиокитаплар. Яңалыкны 26 октябрьдә Дәүләт Советы бинасында депутатлар игътибарына тәкъдим иткәннәр. Эчтәлеге белән хәтта Фәрит Мөхәммәтшин кызыксынган. Аудиокитапларда каләм тибрәтүче нефтехимиклар һәм татар классиклары әсәрләре ике телдә...
    559
    0
    0
  • 3 ноябрь 2017 - 06:19
    Тарихта гына калды инде
    Быелның 7 ноябрендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгын зурлап билгеләп үткән булырлар иде. Ләкин... Әйе, элегрәк андый түгәрәк даталы юбилейларга берәр ел алдан әзерләнеп, ил күләмендә зур вакыйга итеп билгеләп узалар иде. Бишьеллык планнарны вакытыннан алда үтәү, бәйрәмне хезмәттә зур җиңүләр белән каршылау, тугандаш республикаларда яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны...
    585
    0
    0
  • 3 ноябрь 2017 - 06:07
    Бакчаларда «өй туйлары» дәвам итә
    Узган атнада капиталь ремонттан соң 8нче балалар бакчасы ачылса, шушы көннәрдә «өй туен» 31нче һәм 14нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе уздырды. Бәйрәм белән бакча хезмәткәрләрен, балаларны һәм ата-аналарны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлады. 31нче бакча 1978 елда төзелгән һәм озак еллар «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе канаты...
    496
    0
    0
  • 3 ноябрь 2017 - 06:03
    Яңалыклар
    Кабул итә 7 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә ТР балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар сорауларына җавап бирә. Адрес: күпфункцияле үзәкнең актлар залы. 8.00-17.00 сәгатьтә 39-25-40 номеры буенча шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк. Өч көн ял көтә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне шимбәгә туры килү сәбәпле, ул дүшәмбегә күчерелә....
    650
    0
    0
Реклама