Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бакчаларда «өй туйлары» дәвам итә

Узган атнада капиталь ремонттан соң 8нче балалар бакчасы ачылса, шушы көннәрдә «өй туен» 31нче һәм 14нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе уздырды. Бәйрәм белән бакча хезмәткәрләрен, балаларны һәм ата-аналарны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлады. 31нче бакча 1978 елда төзелгән һәм озак еллар «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе канаты...

Узган атнада капиталь ремонттан соң 8нче балалар бакчасы ачылса, шушы көннәрдә «өй туен» 31нче һәм 14нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе уздырды. Бәйрәм белән бакча хезмәткәрләрен, балаларны һәм ата-аналарны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлады.
31нче бакча 1978 елда төзелгән һәм озак еллар «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе канаты астында булган. Соңгы мәртәбә ремонт биредә 1996 елда ясалган. Әлеге яңарту бакчаның киләсе елда узачак 40 еллык юбилеена зур бүләк булды. Ә 2017 елның гыйнварында 45 еллык юбилеен билгеләп үткән 14нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт бер мәртәбә дә ясалмаган.
Капиталь ремонт программасы кысаларында, ике бакчада түбә, фасад төзекләндерелгән; сантехника, тәрәзәләр, төркем бүлмәләрендә ишекләр, җиһаз алыштырылган, азык-төлек блоклары җиһазландырылган, линолеум җәелгән һ.б. эшләр башкарылган. Ата-аналар соравы буенча 31нче бакчада 1-2 яшьлек балалар өчен яңа төркем ачылачак.
Быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы кысаларында, Түбән Камада алты бакча яңартылган. Ул дәвам итәчәк, биш ел эчендә 39 балалар бакчасын төзекләндерү планлаштырыла.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтындагы материалдан файдаланылды.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев