Туган як

19 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2017 - 12:16
    Полиция хәбәр итә
    Тау чыршысын урлаган 15 сентябрьдә кичке сәгать 4тә эчке эшләр идарәсенең дежур частена Лемаев мәйданындагы декоратив агачны урлаулары турында хәбәр иткәннәр. Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре мәйдан буенча урнаштырылган күзәтү камералары язмаларын караган. Шуларның берсендә җинаять кылынган вакыттагы язма калган. Тиз арада, җинаятьтә шикләнелеп, 28 яшьлек ир-егет кулга алынган....
    621
    0
    0
  • 19 сентябрь 2017 - 12:11
    ЮХИДИ хәбәр итә
    Тәртип бозучылар табылган Түбән Камада чираттагы «Тоннель» операциясе узган. Монысында тәртип һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны көнкүреш йорты һәм Сүбәләк трассасында туктатканнар һәм тикшергәннәр. Рейд барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 500дән артык автомобиль тикшерелгән. Ике сәгать эчендә куркынычсызлык каешларын каптырмаган - алты, балаларны махсус утыргычтан башка йөртүче - өч, ОСАГО иминият...
    550
    0
    0
  • 19 сентябрь 2017 - 12:08
    Җылылык фонды әзер
    Шәһәрнең социаль объектларына җылылык бирелә башлады. Ә менә торак йортлар белән мәсьәлә ничегрәк тора икән? Узган ел квартирларга җылы 1 октябрьдә бирелгән. Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин әйтүенчә, хәзерге вакытта һава температурасы уртача 14 градус тәшкил итә. Норма буенча җылылык биш көн дәвамында 8 градустан артмаганда җибәреләчәк. «Бу...
    550
    0
    0
  • 19 сентябрь 2017 - 12:02
    Яңа йортларга күченәләр
    Түбән Камада 47нче микрорайон төзелеше тәмамланган. 20 күпквартирлы йортның җидесе быел сафка баскан. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме шул турыда хәбәр итте. 13 сентябрьдә Фикърәт Табиев урамындагы социаль ипотека буенча төзелгән 31нче йортка (80 квартир) «ТАИФ» компанияләре төркеме хезмәткәрләре күченә башлаган. Шул ук урамдагы 120 квартирлы...
    533
    0
    0
  • 19 сентябрь 2017 - 11:56
    Үрнәк күрсәттеләр!
    Шәһәребездә, Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан, «Милләтләр кроссы - 2017» узды. 10нчы мәртәбә үткәрелгән йөгерештә быел 26 118 түбәнкамалы катнашты. Иң кечкенә спортчы Шамил Сафинга нибары 6 яшь булса, иң өлкәненә - Анатолий Елагинга 86 яшь иде. Балалар, спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр, төрле предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре һ.б. - биредә кеше...
    528
    0
    0
  • 19 сентябрь 2017 - 11:50
    Ярминкәдән – арзан бәягә
    Түбән Камада, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар, гадәттәгечә, өч мәйданда - үзәк һәм Бызов базарларында, шулай ук, Көньяк урамындагы «Магнит» кибете янында үткәрелә. Үзәк базарда ярминкә атнага ике көн - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә булса, Бызов базарында һәм «Магнит» кибете каршында авыл хуҗалыгы продуктлары көн саен сатылачак. Ярминкәдә...
    584
    0
    0
  • 19 сентябрь 2017 - 11:41
    ЯҢАЛЫКЛАР
    Кабул итәләр Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 21 сентябрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист, 15.00-17.00 сәгатьтә - ТР Росреестр идарәсенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре, 15.00-17.00 сәгатьтә Түбән Кама гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Эльза Гыйльметдинова кабул итә. Адрес:...
    661
    0
    0
Реклама