Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ярминкәдән – арзан бәягә

Түбән Камада, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар, гадәттәгечә, өч мәйданда - үзәк һәм Бызов базарларында, шулай ук, Көньяк урамындагы «Магнит» кибете янында үткәрелә. Үзәк базарда ярминкә атнага ике көн - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә булса, Бызов базарында һәм «Магнит» кибете каршында авыл хуҗалыгы продуктлары көн саен сатылачак. Ярминкәдә...

Түбән Камада, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Алар, гадәттәгечә, өч мәйданда - үзәк һәм Бызов базарларында, шулай ук, Көньяк урамындагы «Магнит» кибете янында үткәрелә. Үзәк базарда ярминкә атнага ике көн - шимбә һәм якшәмбе көннәрендә булса, Бызов базарында һәм «Магнит» кибете каршында авыл хуҗалыгы продуктлары көн саен сатылачак.
Ярминкәдә быелгы уңыштан бәрәңге, суган, кәбестә, чөгендер, кишер, борыч һәм башка яшелчәләр сатып алырга була. Ә иң мөһиме - гадәттә. аларның бәясе шәһәр кибетләрендә һәм базарда сатыла торганнардан арзанрак. Чөнки көндәлек сорау белән файдаланыла торган әлеге авыл хуҗалыгы продуктларын биредә җитештерүчеләр - җирле фермер хуҗалыклары үзләре сата.
Ә ит аз гына соңрак сатыла башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев