9 июнь 2017 яңалыклары
-
9 июнь 2017 - 10:48«Керәшен бароны»на 57 яшь1 июньдә Татарстанның атказанган артисты, автор, башкаручы, җәмәгать эшлеклесе Виталий Агапов гомер бәйрәмен билгеләп узган. Шул уңайдан ул Яр Чаллыда, үзе кебек игезәкләр йолдызлыгы астында туган игезәк җырчыларны җыеп, концерт куйган. Без дә «Керәшен бароны»н туган көне белән котлап, аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
-
9 июнь 2017 - 10:44Бәйрәм күңелле узды3 июньдә Олы Аты авылында авыл мәйданы булып узды. Бу бәйрәм элек-электән Тручын (Троица) көнне үткәрелеп килә. Бәйрәмне спорт уеннары белән балалар башлап җибәрделәр. Ел саен ике килендәш Нина һәм Галя Емельяновалар оештырган бәйгеләр: оста итеп чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгеру, таяк тартышу һ.б. иң көтеп алынганнары була. Районның...
-
9 июнь 2017 - 10:39«Балчыклы җиңгиләре» – авылның күрке аларНадежда Анисимова һәм аның «Балчыклы җиңгиләре» фольклор ансамблен Балчыклыда гына түгел, Түбән Кама районында да белүчеләр күп. Алты ел дәвамында коллектив менә дигән репертуар булдырган. Аның артистлары - Балчыклыда яшәүче яки шунда туып Түбән Камада яшәүче хатын-кызлар. - 2006 елда мин клуб мөдире итеп билгеләндем: бәйрәмнәр, концертлар күп уздыра идек,...
-
9 июнь 2017 - 10:23Тынгы белмәс шагыйрьКүптән түгел 11нче урта мәктәптә язучы һәм шагыйрь Нурулла Гаптуллин белән очрашу булды. Әлеге чарада 5нче сыйныф укучылары катнашты. Башта алар «Сугыш чоры әдәбияты» темасы буенча видеопрезентация белән таныштылар һәм башваткычлар чиштеләр. Аннары Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр укыдылар. Электрон тактада Волхов фронтының сугыш картасы пәйда булгач, сүзне Н.Гаптуллин алды. Ул...
-
9 июнь 2017 - 10:15Уйласаң, исең китәрБез Җирне кайвакыт гомумиләштереп ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ дип атарга яратабыз. Ләкин үзен йортның чын хуҗасы дип тойган кеше, гадәттә, торагын чиста тота. Ул анда пычраклыкка, шапшаклыкка, шакшылыкка юл куймый. Яхшы хуҗа үзе яши торган урынга тузан да кундырмый... Ә хәзер Җиргә күз салыйк. Ничек яшәгәнебезне аңлар өчен, тирә-ягыбызга күз төшереп алу...
-
9 июнь 2017 - 08:34Хезмәтләре мактаулы да, җаваплы даҖәйге каникулның беренче көнәрендә шәһәрнең 6нчы һәм 29нчы мәктәп укучылары ЮХИДИ бүлегенә экскурсия ясадылар. Әлеге чара балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатыннан үткәрелде. Яшь кунакларны ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторлары каршылады һәм аларга Дәүләт автоинспекциясендә эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Күңелсезрәк теманы да читтә калдырмадылар: юл фаҗигаләре булган урыннарда төшерелгән фото-рәсемнәрдән төзелгән...
-
9 июнь 2017 - 08:27Чибәрләр ярыштыТүбән Камада «Татар кызы» бәйгесенең сайлап алу өлеше узды. Уңган-булган-лыкларын күрсәтү өчен бирегә Татарстанның дүрт районыннан җыелдылар. Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Минзәлә шәһәрләренең иң чибәр кызлары жюри әгъзаларын бию, җыр, сәнгатьле шигырь сөйләү осталыклары белән сок-ландырды. Мондый сайлап алу турлары республиканың дүрт төбәгендә бара. Аннан узган туташлар сентябрь аенда Казанда...
-
9 июнь 2017 - 07:19Үз халкының газиз улыКардиолог, терапевт, медицина хезмәте майоры, локаль сугышлар ветераны, шәхси медицина клиникасының баш табибы Гали Хәсәновның исеме Түбән Камада күпләргә таныш. Ул шулай ук «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак та билгеле. Башкортостанның Әбҗәлил районы Ишкилде авылында туып, бүгенге көндә шәһәребездә 20 елдан артык яшәп тә, тамырларын, тарихын, гореф-гадәтләрен онытмый Гали...
-
9 июнь 2017 - 07:18Балалар поликлиникалары1нче һәм 2нче поликлиника 10 июньдә 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итә. Чакырулар 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 11, 12, 25 июньдә авыруларны кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә. Фельдшерлык-акушерлык пунктлары, амбулаторияләр, Кама Аланы, Ширәмәт участок дәваханәләре 11, 12, 25 июньдә 8.00-13.00 сәгатьтә кабул итә.
-
9 июнь 2017 - 07:17Электрны өзәчәкләрТүбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформаторлы ярдәмче станцияләр җиһазларын һ.б. планлы төзекләндерү эшләре башлана. Электрдан түбәндәге авылларны өзәчәкләр. 13 июньдә 9.00-17.00 сәгатьтә Зур Афанас авылындагы Молодежная ур.; Балчыклы, Келәтле, Ключ Труда, Кызыл юл авыллары - тулысынча. 14 июньдә 10.00-17.00 сәгатьтә Красный Ключ поселогы - тулысынча (Советская ур, 2нче йорт; Центральная...
-
9 июнь 2017 - 07:14Ашыгыгыз, санаулы атналар калдыДиңгез һавасын суларга теләсәгез Әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада, ягъни 13-16 июньдә редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның...
-
9 июнь 2017 - 06:59Экологик иминлеккә тагын бер адымТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Таиф-НК» ачык акционерлык җәмгыятендә промышленностьтагы су агынтыларын чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Тантанада шулай ук ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» компанияләре төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «ТАИФ-НК» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рушан Шәмгунов булды. Цехны...