Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ашыгыгыз, санаулы атналар калды

Диңгез һавасын суларга теләсәгез Әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада, ягъни 13-16 июньдә редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның...

Диңгез һавасын суларга теләсәгез
Әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара.
Киләсе атнада, ягъни 13-16 июньдә редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен тагын бер конкурс игълан ителә. «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә ун сеанска исәпләнгән абонементка ия булачаксыз. Һәрбер сеансы 250 сум торган ул процедураларга 10 мәртәбә бару мөкинлеге бар. Димәк, гомуми 2500 сум дигән сүз. Газетага язылу һәм берүк вакытта сәламәтлегегезне ныгыту мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Бу бүләккә, алда язылганча, газетага язылучыларның берсе генә ия булачак. Икенче бүләк - ручка һәм визиткалар кую җайланмасы. Һәм өченче бүләк - чәй-кофе җыелмасы. Бәйгедә бары тик киләсе атнада (13-16 июнь) язылучылар гына катнаша ала. Бүләкләргә ия булучыларның исемнәрен газетаның 20 июнь санында язып чыгачакбыз.
Круизга чыгу мөмкинлеге бар
«Туган як»ка язылучыларны тагын бер конкурс көтә. Анысына редакциягә килеп язылучылар гына түгел, почталарда язылучылар да катнаша ала. Иң мөһиме: әлеге конкурска катнашсагыз, сезгә теплоходта круизга чыгу мөмкинлеге ачылачак.
Язылучыларга конкурс тәртибендә бирелүче бүләкләр арасында велосипед, смартфон кебек төп призлардан тыш, бик күп башка төрле бүләкләр дә бар. Моның өчен бары тик элемтә бүлекләрендә яки редакциянең үзенә килеп, 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылырга һәм язылу турындагы документның копиясен (почтада язылганда - квитанция, редакциянең үзендә язылганда - касса чегы) редакциягә җибәрергә яисә китереп бирергә генә кирәк.
Тулырак мәгълүматны «НТР-24» сайтына кереп укырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев