Туган як

12 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 12 гыйнвар 2017 - 11:21
    Гыйнварда да эшләр җитәрлек
    Менә яңа 2017 елга аяк бастык. Ел саен җәй аеннан ук безне бу ел бик салкын булачак, дип куркыта башлыйлар. Гыйнвар аенда бакчачыларны ни куркыта дип уйлыйсыз? Бу - җепшек көннәр. Чөнки яңгыр артыннан ук көннәр суытып, агачларга шактый зыян салырга мөмкин. Гыйнвар аенда бакчадагы төп эш - кар тоту....
    453
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 11:17
    Спирея куагы
    Бу куакны бер тәҗрибәсе булмаган кеше дә үстерә ала. Спирея - минем балачак хатирәсе. Туган авылымда мәктәп янгач, яңа мәктәп салдылар. Мәктәп директоры кайдандыр алып кайтты. Без аны өмә ясап, мәктәп территориясе буйлап утыртып чыктык. Куак шау чәчәк атканда ак күлмәк кигән кәләш кебек бик матур була. Спирея сортлары күп...
    523
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 11:16
    Мородовник турында берничә сүз
    Һәр бакчада шундый урын була: анда җүнле нәрсә үсми, ә кычыткан яки чүп үләне үстереп, уңмаган хуҗабикә булып күренәсе килми. Мондый урыннарга утыртыр өчен әрсез чәчәкләр байтак. Аларның берничәсе турында язган идек инде. Бу юлы мордовник дип аталганы турында берничә сүз язып китәрбез. Бик матур чәчәк атучы бу үсемлек үзе...
    579
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 09:49
    "Кама таңнарына" - 50
    Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Мөхәммәд Шәйхи, Хатыйп Касыймов, Фәтхулла Абдуллин - Түбән Кама тарихына үз эзләрен калдырган танылган шәхесләр. Моннан илле ел элек алар яңа гына төзелә башлаган шәһәрдә мәдәният учагын кабызалар. Түбән Камада «Ленин нурлары» газетасы каршында әдәбият түгәрәге эшли башлый. Соңрак ул әдәби берләшмә буларак оешып, шәһәрнең мәдәни...
    516
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 08:41
    Тиешсез урында фейерверк аттырган ике түбәнкамалы штрафка тартылган
    15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим булдырыла. Түбән Камада фейерверк аттыру өчен Химиклар проспектындагы 87нче йорт каршындагы мәйданчык билгеләнә, районда аларның саны 20 була. Кизү тору вакытында ике кагыйдә бозу очрагы ачыклана. Тәртип бозучыларның һәрберсенә икешәр мең сум штраф билгеләнә.
    485
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 08:38
    Эчү яхшылыкка китерми!
    Түбәнкамалы кеше үтерергә теләүдә гаепләнә. 30ннан 31нче декабрь төнендә ул шешәдәшенең муенына пычак белән кадаган. Әлеге гамәлен гаепләнүче танышының аннан башка 3 шешә спиртлы эчемлек куллануы белән аңлата. Җәрәхәт алганнан соң зыян күрүче урамга йөгереп чыга, аннан аны хастаханәгә алып китәләр. 57 яшьлек түбәнкамалы исә үз гаебен танымый.
    443
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 08:34
    Тарихы әле язылып бетмәгән
    Кызыл Чапчак тарихын Илдус хәзрәт Ахунов туплый башлаган иде. Ул Казан, Мәскәү архивларында эзләнеп, бик күп материаллар җыйган. Археологик экспедиция килеп, Кала Тауны актарып, анда шәһәр булганлыгы ачыкланган, тик спонсорлар ярдәме беткәч, ул эш тукталып калган... Әнә шул бай тарихка ия Кызыл Чапчак турында авылдашлары Рузалия Гыйльманова китап чыгарган. Туганым...
    467
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 08:33
    Кабул итәләр
    Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 12 гыйнварда 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист; 15.00-16.00 сәгатьтә - Росреестр вәкилләре; 16.00-17.00 сәгатьтә миграция хезмәте вә-килләре кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә. 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратып, алдан язылып куярга...
    427
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 08:32
    Түбән Камада балалар бакчаларында капиталь ремонт эшләре бара
    Алар республика программасы кысаларында башкарыла. Быел алты мәктәпкәчә белем учрежденисе төзекләндереләчәк, республика бюджетыннан бу максатка 150 миллион сум бүлеп бирелгән.
    512
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 08:27
    «Гади булмаган замана каршылыкларын кичерүдә кешеләргә ярдәм итә торган мәсьәләләрне күреп-тоеп яшим»
    РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның айга бер мәртәбә республика районнарында халык белән очрашуы төрлечә үтә. Аның Спасс районындагы очрашуы да һич көтелмәгән күңелле вакыйга белән башланды. Айрат Нәҗиповичны биредә Кимовский урта мәктәбе укучыларын «Булгар» эзләнү отрядына караган «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәткә кабул итүгә багышланган тантанага чакырдылар. Айрат Хәйруллин үз Ватаныбызның...
    468
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 08:24
    Тукталышны «күрмиләр»
    Яңа ел алдыннан, төгәле 25 декабрьдә, ялгызы гына яшәүче абыем янына бардым. Квартирын җыештырып, Кайманов урамындагы автобус тукталышына юнәлдем. Күңелдә - якыннарга, кешеләргә яхшылык эшләгәндә була торган рәхәт бер канәгатьлек. Мәрхүмә әниемнең дә рухы шат булгандыр, абыемны онытмавыма... Театр ягындагы тукталышка килеп җиткәч, сәгатемә күз салдым: кичке 9.10 иде. Ике...
    557
    0
    0
  • 12 гыйнвар 2017 - 06:22
    Матурлыкны саклый белик!
    Мин Яшьлек урамындагы 9нчы йортта яшим. Безнең подъездларга күп еллардан бирле ремонт ясалганы юк. Җитәкчеләргә мөрәҗәгать итсәк тә, кайбер квартирларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләргә зур күләмдә бурычлары булуны сылтау итеп, кичектерә килделәр. Шуның аркасында подъездыбыз шакшы һәм ямьсез хәлгә килгән иде. Ниһять, чират безгә дә җиткән күрәсең, анда бик матурлап, яхшы...
    526
    0
    0
Реклама