Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Гади булмаган замана каршылыкларын кичерүдә кешеләргә ярдәм итә торган мәсьәләләрне күреп-тоеп яшим»

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның айга бер мәртәбә республика районнарында халык белән очрашуы төрлечә үтә. Аның Спасс районындагы очрашуы да һич көтелмәгән күңелле вакыйга белән башланды. Айрат Нәҗиповичны биредә Кимовский урта мәктәбе укучыларын «Булгар» эзләнү отрядына караган «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәткә кабул итүгә багышланган тантанага чакырдылар. Айрат Хәйруллин үз Ватаныбызның...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның айга бер мәртәбә республика районнарында халык белән очрашуы төрлечә үтә. Аның Спасс районындагы очрашуы да һич көтелмәгән күңелле вакыйга белән башланды.
Айрат Нәҗиповичны биредә Кимовский урта мәктәбе укучыларын «Булгар» эзләнү отрядына караган «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәткә кабул итүгә багышланган тантанага чакырдылар. Айрат Хәйруллин үз Ватаныбызның чын патриотларын котлап, аларга уңышлар теләде һәм сүзен йомгаклап, бу хәрәкәткә спонсорлык ярдәме тәкъдим итте. Аның ул сүзләрен ишетеп, барысы да шатланды.
Тантанадан соң, депутат район халкын кабул итте. Ә бер көн алдан, 27 декабрьдә, аның янына Алексеевский районының төрле почмагыннан кешеләр агылган иде. Авыл халкы Айрат Хәйруллинга төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте: Большие Полянки авылындагы чиркәүне яңадан торгызуда булышуын сорадылар; күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары белән кызыксындылар; һәлак булган хәрби хезмәткәрнең әнисе үз улы өчен дәүләт бүләге (часть таркатылгач бүләк өчен документлар рәсмиләштерү туктатылган) юллашуга өметләнде. Никольское авылы халкының Петр I Указы белән оештырылган һәм Россиядәге иң зур ат заводын кабаттан торгызуда ярдәм сораулары депутатта аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук ул, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар турында китап чыгару пороекты белән дә кызыксынды.
Таможня союзының техник регламенты кабул ителгәннән соң мал чалу шартлары үзгәрүдән зарланучы фермерларны да депутат зур игътибар белән тыңлады. Шуңа бәйле рәвештә, фермерларның хәзер мәшәкатьләре дә, матди чыгымнары да күпкә арткан һәм ул үз-үзен бер дә акламый. Спикер бу мәсьәләне дәүләт югарылыгында хәл итү өчен тырышачагын әйтте.
Очрашу азагында Айрат Хәйруллин үз фикерләре белән уртаклашты:
- Кагыйдә буларак, депутат янына кешеләр законнар югарылыгында хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр белән генә түгел, ә үз йомышлары белән дә киләләр. Без һәркайсын игътибар белән тыңлыйбыз һәм ярдәм итәргә тырышабыз. Бер генә үтенечләре дә җа-вапсыз калмый. Ә депутатның төп бурычы - сайлаучылар белән аралашканда, аларны борчый һәм шушы гади булмаган замана каршылыкларын кичерергә ярдәм итә торган проблемаларны тоеп, соңыннан аларны Мәскәүдәге хезмәттәшләргә җиткерү. Без сайлаучыларыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш һәм без кабул итә торган законнар кешеләр тормышына комачауларга түгел, ә ярдәм итәргә тиешләр».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев