22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә 95 ел тулды
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә 95 ел тулды. "Яңарыш" хәйрия фонды Түбән Каманың җирле бүлеген бәйрәмнәре белән котларга килә. Әйтергә кирәк, хәзер бирегә 500гә якын кеше йөри. Монда алар кул эшләнмәләре белән шөгыльләнәләр, аралашалар. Ләкин сукырлар җәмгыятен борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Мисал өчен, аларның биналары ремонтка мохтаҗ. Монда төзекләндерү эшләре 10...
-
Түбән Кама балыкчылары юка бозга чыккан өчен зур штраф түләячәк
Боз юка әле, шуңа да балык койрыгы өчен гомерегезне куркыныч астына куймагыз, дип кисәтә коткаручылар. Колак салмаучыларны штраф көтә: 7 сантиметрдан да юкарак бозга керүчеләргә - мең ярым, юридик затларга 70 мең сум түләргә туры киләчәк. Ләкин балыкчыларның кесәләренә чиертеп тә, акылсыз гамәлләрдән коткару авыр. Шушы көннәрдә Яр Чаллыда 10...
-
Юл-транспорт һәлакәтендә 79 яшьлек хатын-кызның гомере өзелә
Бүген иртән Борок авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә 79 яшьлек хатын-кызның гомере өзелә. Өлкән ханым җәяүлеләр кичүеннән тыш урыннан чыга торган була. Зыян күрүче хастаханәдә үлә. Моннан алдан шәһәрдә тагын бер юл һәлакәте - Лесная урамындагы 69 нчы йорт каршында була. Исерек, өстәвенә машина йөртү таныклыгы булмаган автомобиль йөртүчесе идарәне...
-
Түбән Новогород өлкәсендә милли көй татар халык фестиваленең гала – концерты узды
Түбән Новогород өлкәсендә V регионара милли көй татар халык фестиваленең гала - концерты узган. Гадәттәгечә, концерт ике танылган җырчыга: Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка багышлана. Чарада шулай ук "Казан" бию ансамбле һәм Татарстан башкаласыннан танылган артистлар да чыгыш ясаганнар. Бирегә шәһәр һәм өлкә татарлары килгән. Шулай ук китап, савыт-саба, милли...
-
Казанда "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсе эшли башлады
Казан кирмәнендәге "Манеж"да "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсе бара. Ул шагыйрьнең тууына 130 ел тулуына багышланган. Күргәзмәдә шулай ук рәссам Гүзәл Гарипованың Тукай тормышының төрле мизгелләрен тасвирлаган график новелласы да урын ала. Андагы рәсемнәр географик принцип нигезендә ясалган.
-
НТР Кыш Бабае иң яхшысы
Ноябрьдә Кыш Бабай үзенең туган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан "Гаилә" паркында иң яхшы Кыш Бабайны сайладылар. Барлыгы конкурста 9 сакаллы тылсымчы катнашты. Безнең Кыш Бабай шәһәр чыршысын ачу тантанасын алып барачак.