Туган як

18 октябрь 2016 яңалыклары

  • 18 октябрь 2016 - 07:42
    Алыштанмы, бирештәнме – мәчеләр аркасында чыккан сугыш ни белән тәмамланыр?
    Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 6б йортында яшәүче Фәния Гыймадиева ишегалдында көн күрүче мәчеләрне көн саен ашата, ризыкны да кибеттән үз акчасына сатып ала. Ул урамга чыгуга йомшаккайлар аныӊ янына ашыгалар. Хатын-кыз һәркайсыныӊ исемен белә:Барсик, Чернуш, Ночка, Сырок... Әмма аныӊ һәм әлеге йортта башка яшәүче башкаларның йөрәкләре яна. Алар бу мәчеләрне...
    395
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 07:40
    Хәрби хезмәттә көтәләр
    1 октябрьдән егетләрне хәрби хезмәткә чакыру башланды. Әлеге көзге чакырылышта РФ Кораллы көчләре сафларына 300ләп түбәнкамалыны озату планлаштырыла. Аларның күпчелеге Үзәк хәрби округ территориясендә хезмәт итәчәк. 50гә якыны, үзара килешенү нигезендә, Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм 154нче аерым комендант Преображенский полкына җибәреләчәк. Армиягә чакырылучыларның беренче төркемен...
    450
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 07:37
    Куаргамы-юкмы?
    Баш ватам: кызгану кешелеклелек сыйфатына керәме? Кемдер уңай, икенчесе тискәре җавап бирер, «кемне кызганасың бит»,- диюче дә булыр. Ә мин тулай торак коридорында яшәүче мәче гаиләсе һәм бомжлар турында баш ватам. Берничә ел элек тулай торакта капиталь ремонт узды. УСР карамагында булганда, тулай торактагы тәртипкә артык игътибар итүче булмады, ә...
    375
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 05:58
    11 яшьлек түбәнкамалы Казан мэры булып карады
    Республиканың массакүләм чараларында шундый хәбәр таралды: «Казан мэры Илсур Метшинны яңа кеше алыштырган». Мондый чакта: «Ә ул кая киткән?» - дип сораулары гадәти хәл. Җавап кыска: беркая да китмәгән! Аны бары тик бер генә көнгә Түбән Кама укучысы Джейхун Әхмәтов алыштырган... Костюм һәм галстук киеп 11 яшьлек Джейхунның күптәнге хыялы...
    429
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 05:53
    «ТАНЕКО» факеллары төтенсез һәм утсыз яна
    Факел хуҗалыгы җитештерү процессының бер челтәре булып тора, анда технологик җайланмалардан алынган калдык газлар кабул ителә һәм яндырыла. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең факел хуҗалыгын Түбән Камадагы Нефть эшкәртүче һәм нефть химиясе заводлары (НПиНХЗ) комплексының визит карточкасы дип атарга мөмкин. Установка начальнигы Алексей Демидов моны әлеге объектның Россия нефть эшкәртү өлкәсе масштабында...
    419
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 05:48
    Разил Вәлиев кабул итә
    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вә-лиев 21 октябрь көнне 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Тубән Кама шәһәре, Студентлар урамы, 9нчы йортта үзенең 26нчы Актүбә округындагы сайлаучыларын кабул итә.
    381
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 05:45
    Шәһәр тормышында әһәмиятен күрсәтте
    «Алты кибеттә булдым, әмма ипи таба алмадым. Кем белә? Нәрсә булды?» Ике көн элек Интернет челтәре мондый язулар һәм кибетләрдәге буш киштәләр фотолары белән тулган иде. Шәһәрдә ипи комбинатында труба шартлаган, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Баксаң, авария чыннан да булган, тик менә ипи комбинаты тер- риториясендә түгел, ә үзәк суүткәргечтә....
    427
    0
    0
Реклама