Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хәрби хезмәттә көтәләр

1 октябрьдән егетләрне хәрби хезмәткә чакыру башланды. Әлеге көзге чакырылышта РФ Кораллы көчләре сафларына 300ләп түбәнкамалыны озату планлаштырыла. Аларның күпчелеге Үзәк хәрби округ территориясендә хезмәт итәчәк. 50гә якыны, үзара килешенү нигезендә, Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм 154нче аерым комендант Преображенский полкына җибәреләчәк. Армиягә чакырылучыларның беренче төркемен...

1 октябрьдән егетләрне хәрби хезмәткә чакыру башланды. Әлеге көзге чакырылышта РФ Кораллы көчләре сафларына 300ләп түбәнкамалыны озату планлаштырыла.
Аларның күпчелеге Үзәк хәрби округ территориясендә хезмәт итәчәк. 50гә якыны, үзара килешенү нигезендә, Саратов өлкәсендәге стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең Тамань берләшмәсенә һәм 154нче аерым комендант Преображенский полкына җибәреләчәк.
Армиягә чакырылучыларның беренче төркемен Татарстан Республикасының Казандагы җыелу пунктына октябрь ахырында җибәрү планлаштырыла. Барысы бергә 12 мәртәбә озату булачак. Хәрби билеты булмаган һәм РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итмәгән, хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге түбәнкамалылар (1990-1999 елда туган) медицина комиссиясе узарга тиеш.
Комиссия шимбә һәм якшәмбедән кала, көн саен 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр эшли. Адресы: Төзүчеләр поселогы, 86.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев