Туган як

16 июнь 2016 яңалыклары

  • 16 июнь 2016 - 07:17
    Кайнар су булмый
    Магистраль җылылык үткәргечкә капиталь уздырылуга бәйле рәвештә, дүшәмбе көнне, 20 июньдә, иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр шәһәребездәге берничә йортка кайнар су бирелмәячәк. Химиклар урамындагы 51нче, Төзүчеләр урамындагы 30нчы һәм 32нче йортларда яшәүчеләргә бер генә көн түзеп торырга туры килер. Шулай ук, 43нче һәм 44нче балалар бакчаларында да кайнар су булмаячак.
    610
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 07:11
    Менә шундый көчле кыз
    Быел Түбән Уратма Сабантуенда егетләр арасында гер күтәрү ярышы оештырылгач, мәйданга бер үсмер кыз чыкты. Һәм барыбызны да шаккатырып, 16 килограммлы герне 41 мәртәбә күтәрде! Бу кыз районыбызның Благодатная авылында яшәүче Елизавета Давыдова булып чыкты. Быел әле җиденче классны гына тәмамлаган 14 яшьлек керәшен кызы Лиза спорт белән кечкенә чагыннан...
    588
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 07:03
    «Индустрия» ширкәте бакчачылары игътибарына!
    Һәр урам өчен җаваплы кешеләрнең (старший) 2015 ел һәм 2016 елның май ае өчен электр энергиясе буенча җыелган бурычларны түләтүләре сорала. Бурычлар түләнмәгән очракта, «Энергосбыт» һәм электр челтәрләре компаниясе вәкилләре электр энергиясен өзәчәкләр. «Энергосбыт» - шәфкатьлелек һәм хәйрия фонды да түгел, шулай ук, электр энергиясен кредитка да бирми. Бурычлылар «Энергосбыт»ка...
    599
    0
    0
  • 16 июнь 2016 - 06:16
    Матуррак күренсен, дип...
    Июньнең эссе бер көнендә бакчамдагы яшелчәләргә су сибеп бетергәч, чия агачларының уңышын җыйдым. Зур гына бер чиләк өстенә кадәр тулды. Инде кайтырга да вакыт. Чия тулы чиләкнең капкачы юк, берәр яулык белән булса да бәйләп куясы иде, дип уйлап куйдым. Әмма шунда ук башыма бүтән фикер килде: болай матуррак күренә...
    578
    0
    0
Реклама