Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Менә шундый көчле кыз

Быел Түбән Уратма Сабантуенда егетләр арасында гер күтәрү ярышы оештырылгач, мәйданга бер үсмер кыз чыкты. Һәм барыбызны да шаккатырып, 16 килограммлы герне 41 мәртәбә күтәрде! Бу кыз районыбызның Благодатная авылында яшәүче Елизавета Давыдова булып чыкты. Быел әле җиденче классны гына тәмамлаган 14 яшьлек керәшен кызы Лиза спорт белән кечкенә чагыннан...

Быел Түбән Уратма Сабантуенда егетләр арасында гер күтәрү ярышы оештырылгач, мәйданга бер үсмер кыз чыкты. Һәм барыбызны да шаккатырып, 16 килограммлы герне 41 мәртәбә күтәрде!
Бу кыз районыбызның Благодатная авылында яшәүче Елизавета Давыдова булып чыкты. Быел әле җиденче классны гына тәмамлаган 14 яшьлек керәшен кызы Лиза спорт белән кечкенә чагыннан ук дус икән. Соңгы вакытта ул, тирә-ягындагыларны гаҗәпкә калдырып, гер күтәрү белән шөгыльләнә башлаган.
Бу кызның гер белән чын спортчылар кебек, техникасын белеп эш итүенә игътибар иткән идем, янәшәсендә карап торучы, йөзенә горурлык хисе чыккан ир: «Мин - Лизаның тренеры Харис Гыймадиев», - дип үзе белән таныштырды.
Сабантуй ыгы-зыгысы белән, шуннан артыгын сораштырып булмады. Нишлисең, Лиза спортның таза ир-егетләргә ныграк килешә торган төрен сайлаган икән инде, берүк, сәламәт булсын, дип телик. Җае чыккач, бу көчле кыз турында газета укучыларга җентекләбрәк сөйләрбез әле.
В.БОРИСОВ.
Фотода: Елизавета Давыдова Түбән Уратма Сабантуенда гер күтәрә.
Рафаил Хәйруллин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев