Яшьләрнең яңа уңышы
Узган шимбәдә Әлмәт шәһәрендә яшьләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча «Татнефть» акционерлык җәмгыяте кубогы өчен ярыш үткәрелде.
Әлмәтнең арабыздан вакытсыз киткән танылган көрәшчесе Булат Вәлиев истәлегенә багышланган ул бәйгедә 15 команда, барлыгы 165 спортчы бил алышкан. Түбән Камадан анда «Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр барды....